Ситдыйков Баян Гариф улы (; 14 гыйнвар (27 гыйнвар) 1916 ел) — 11 сентябрь 1979 ел) — галим-фармаколог. Бөек Ватан сугышында катнашучы, медицина хезмәте полковнигы. Медицина фәннәре докторы (1969), профессор (1971). Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.
Биографиясе Баян Гариф улы Ситдыйков 1916 елның 14 (27) гыйнварында хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы районы Кандра станциясе бистәсендә туган.
1939 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. 1939 елдан 1946 елга кадәр Ерак Көнчыгышта регуляр хәрби частьларда медицина взводы командиры, медицина хезмәте батальоны начальнигы булып хезмәт итә.
1946-1969 елларда Чиләбе дәүләт медицина институтының хәрби кафедрасында өлкән укытучысы, 1970 елдан профессор, 1973-1979 елларда фармакология кафедрасы мөдире.
Ситдыйков Б. Г. «Эксперименталь терапия һәм үпкәнең дисфоген шеше патогенезы мәсьәләләре» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Докторлык диссертациясе һәм аннан соңгы гыйльми тикшеренүләр темасы — үпкә токсин тәэсирендә шешкән очракларда кулланылган терапия ысулларын эзләү.
Баян Гариф улы 140 гыйльми хезмәт авторы. Аның җитәкчелегендә фармакология кафедрасы белгечләре токсикология, шул исәптән хәрби токсикология проблемаларын хәл итү юлларын өйрәнү белән шөгыльләнә.
Галим 1979 елның 11 сентябрендә Чиләбедә вафат була, кала зыяратында җирләнгәнhttp://www.chelsma.ru/nodes/16318/ .
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Кызыл Йолдыз ордены; «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале;; «Японияне җиңгән өчен» медале; «Яуда күрсәткән батырлыклары өчен» медале;http://www.chelsma.ru/nodes/16318/ .
Искәрмәләр
Сылтамалар
ГОСУДАРСТВЕННЫЙ МЕДИЦИНСКИЙ УНИВЕРСИТЕТ. Официальный сайт. Очерки о ветеранах. СИТДИКОВ БАЯН ГАРИФОВИЧ https://web.archive.org/web/20220521220455/http://chel-portal.ru/enc/Sitdikov_Bayan_Garifovich. Төркем:Совет-япон сугышында катнашучылар Төркем:«Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Профессорлар Төркем:Медицина фәннәре докторлары Төркем:Полковниклар Төркем:Хәрбиләр Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Табиблар Төркем:1979 елда вафатлар Төркем:11 сентябрь көнне вафатлар Төркем:Туймазы районында туганнар Төркем:1916 елда туганнар Төркем:27 гыйнвар көнне туганнар