Галимҗан Әхмәтшин, Галимҗан Мөбәрәкша улы Әхмәтшин (1947 елның 1 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Гөлек) ― табиб, Алабуга үзәк хастаханәсенең районара травматология бүлеге мөдире (1980 елдан) Ахметшин Галимзян Мубаракшинович. Портал здравоохранения Республики Татарстан, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы. 1990―1995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты.

Тәрҗемәи хәле 1947 елның 1 октябрендә Минзәлә районы (хәзер Урыс авыл җирлегенә керүче ) Гөлек авылында туган. Дәвек җидееллык, Күзкәй урта мәктәпләрен тәмамлаган. 1967-1968 елларда Архангельск өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән. С. В. Курашов исемендәге 1966-1994 елларда Казан дәүләт медицина университеты С. В. Курашов исемен йөрткән. Казан дәүләт медицина институтын «Дәвалау эше» белгечлеге, «хирург» квалификациясе буенча тәмамлаган (1975). 1978―1980 елларда Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында () ординатура үтә. Югары уку йортын тәмамлагач, 1975―1978 елларда Алабуга медицина училищесында укыта һәм бер үк вакытта Алабуга районы үзәк хастаханәсендә табиб-хирург булып эшли. 1976 елның апреленнән аның тырышылыгы белән хастаханәдә аерым травматология бүлеге ачылган. 1980 елдан алып, Алабуга үзәк хастаханәсенең районара ((Алабуга, Мамадыш, Менделеевск районнары һәм М-7 трассасында (Е017 Европа маршруты) зыян күрүчеләр өчен) травматология бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-травматолог-ортопед Известный травматолог Елабуги рассказал о том, как стал врачом. «Новая Кама», 18.10.2020.

Җәмәгать эше 1990―1995 елларда ― XII чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты Врач-травматолог из Елабуги Галимзян Ахметшин в профессиональный праздник расскажет о себе и своей работе. Министерство здравоохранения Республики Татарстан, 20.05.2022.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре СССР сәламәтлек саклау отличнигы Татарстанның атказанган табибы Россия Федерациясенең атказанган табибы «Россиянең иң яхшы кешеләре» китабына кертелгән Галимзян Мубаракшинович Ахметшин: «Протянуть руку помощи каждому». Сайт города Елабуга.

Гаиләсе Өйләнгән, хатыны шәфкать туташы; ике баласы бар, улы Айрат, эшмәкәр, «Кровля» ҖЧҖ директоры ООО "КРОВЛЯ" - Елабуга - Директор Ахметшин Айрат Галимзянович. Согуд Гарәбстанында хаҗда булган, намазлы.

Искәрмәләр

Әдәбият Юныс Йосыпов. Шушы җирдән, шушы туфрактан без. // Юныс Йосыпов. Гөлегем – гомер бишегем (Авыл тарихыннан эпизодлар). Минзәлә: Минзәлә газетасы китапханәсе, 2009, 47-48нче бит.

Сылтамалар

Врач-травматолог из Елабуги Галимзян Ахметшин в профессиональный праздник расскажет о себе и своей работе. Министерство здравоохранения Республики Татарстан, 20.05.2022.

Моны да карагыз

Төркем:Травматологлар Төркем:Татарстанның атказанган табиблары Төркем:РФ атказанган табиблары Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Алабуга