Торбәшләр (үзатамалары ), кайбер илләрдә Мөселман македониялеләр Kowan, J. (2000) Macedonia: The Politics of Identity and Difference, p.111 () ― субэтнос, ислам динендәге македониялеләр. Алар македон телендә аралаша һәм XV – XVII гасырлдарда кабул иткән Ислам динен тота.
Тарих
Ислам — Төньяк Македониянең XV гасырдан бирле традицион диннәренең берсе. Македония мөселманнары нигездә сөнни исламда. 2002 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, республикада 674 мең мөселман (ил халкының 33,3% ы) яши. Нигездә, албанлылар, шулай ук төрекләр, чегәннәр, славяннар (торбәшләр, гораннар, бошнаклар) ислам динендә.
Урнашу Торбәшләр Төньяк Македониянең көнбатыш районнарында: Река, Жупа һ. б. өлкәләрдә яши. Аларның бер өлеше төрекләштерүгә (Дебора Жупасы һәм районында) яки албанлаштыруга ( төньяк-көнбатышка таба) дучар ителгән. Торбәшләр македон телендә сөйләшсәләр дә, аларның бер өлеше үзләрен албаннар яки төрекләр дип саный. Балкан халкының үзбилгеләнешенең үзенчәлеге булып, берәр конфессиягә бәйлелекнең приоритетлы булуы тора. Шуның нәтиҗәсендә, торбәшләрнең ныклы этник үзбилгеләнеше юк, 2002 елда уздырылган халык санын исәпкә алу мәгълүматлары да шуны күрсәтә: торбәшләрнең зур күпчелеге үзләрен, нигездә, мөселман динендәге македоннарга кертеп карый, бер өлеше үзләрен албаннар, төрекләр, бошнаклар һәм гади генә «мөселман», дип атаган.
Кайбер авторлар раслаганча, Албаниянең славян телле мөселманнары милләте буенча болгарлар булып тораАсенова, Петя. Българо-албанската интерференция в Голо бърдо (Албания) // Българите извън България. Сборник с материали от международен симпозиум — Бургас, юни 1997. — Велико Търново, 1997, с. 124—127; Бояджиев, Тодор. Българите в Голо бърдо Албания // Българите извън България. Сборник с материали от международен симпозиум — Бургас, юни 1997. — Велико Търново 1997, с. 57—60; Мангалакова, Таня. Българите в Мала Преспа и Голо бърдо // Проблеми на мултиетничността в Западните Балкани. Теренни проучвания. — София, 2004, с. 276—297 Ethnic Bulgarians in Mala Prespa and Golo Brdo, Problems of Multiethnicity in the Western Balkans, Sofia 2004, p. 298—319 ..
Рус слависты Афанасий Селищев (1886―1942) торбәшләр дип , Скопье һәм Полог төбәкләрендә яшәүче төрекләшкән болгарларны атыйлар, дип раслыйСелищев, Афанасий. Полог е его болгарское население. Исторические, этнографические и диалектологические очерки Северо-Западной Македонии, София 1929, с. 406, прим. 2.
Сылтамалар Болгары-мусульмане Македонии (торбеши и помаки) — глава монографии Васила Кынчова (1900)
Моны да карагыз Төньяк Македониядә ислам Македониялеләр
Искәрмәләр
Төркем:Славян халыклары Төркем:Балкан халыклары Төркем:Төньяк Македониядә ислам Төркем:Македония халыклары