Бакалы чиркәве, Изге Троица чиркәве () – Башкортстанның Бакалы районы үзәге Бакалы авылында урнашкан православие дине гыйбадәтханәсе. Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархлыгы Башкортстан митрополиясе Нефтекама епархиясе Шаран благочиниесе Шаранское благочиние. Нефтекамская епархия составындагы «Бакалы авылы Изге Троица чиркәве » җирле православие дини оешмасы карамагында. Местная православная религиозная организация Прихода Свято-Троицкого храма с. Бакалы Бакалинского района. Религии Башкортостана.

Тарих Бакалының беренче (агач) чиркәве ― Покров чиркәве () якынча 1735 елда төзелгән булган (урыны хәзерге район мәдәният йорты белән Кызыл Гаскәр сугышчыларына куелган һәйкәл арасында булган) Егоров П. В. Бакалы. Забытая церковь. Православные лики России, 14.02.2014.

Бакалының яңа (икенче) чиркәве 1890 елда авылда кирпеч заводы тотучы җирле сәүдәгәр Дмитрий Егорович Бочкарев акчасына төзелә башлаган. Төзелеш эшендә җирле осталар катнашкан. 1913 елда (Мөкатдәс Өчлек) хөрмәтенә изгеләндерелгән. 1930 елда Совет хакимияте тарафыннан дин йорты буларак ябылган, гөмбәзе һәм җимертелгән, тышкы һәм эчке интерьеры бозылган. 1968 елда авылда типовой «Дружба» кинотеатры бинасы төзелгәнче, чиркәү бинасында «Искра» кинотеатры урнашкан булган. Чиркәү бинасына терәп, район киночелтәренең остаханәләре һәм машина гаражлары төзеп куелган Бакалинская земля: история и люди. — Уфа: ГУП РБ УПК, 2010. — 320 с.: ил. С.278. ISBN 978-5-85051-512-6.

Яңа заман 1990 елның 6 мартында храм яңадан ачыла һәм хәзер гамәлдә. Чиркәүнең төп гөмбәзе һәм колокольнясы торгызылган. Чиркәүдә гыйбадәтләр рус һәм татар телләрендә башкарыла И. И. Гималтдинова. Традиционные праздники татар-кряшен Бакалинского района Республики Башкортостан. «Молодой ученый», 06.07.2016.

Настоятельләр Роман Александрович Румянцев Roman Rumyantcev ВКонтакте Шаранское благочиние. Духовенство благочиния. Нефтекамская Епархия Иерей Алексий (Рәлиф Хәниф улы Бикбулатов, 1972 елгы) Шаранское благочиние. Духовенство благочиния, дәвалау оешмалары белән эшләү буенча епархия хезмәте җитәкчесе.

Искәрмәләр

Әдәбият Бакалинская земля: история и люди. — Уфа: ГУП РБ УПК, 2010. — 320 с.: ил. С.278. ISBN 978-5-85051-512-6

Сылтамалар Свято-Троицкий храм села Бакалы ВКонтакте Бакалинский - Этноконфессиональные карты районов Башкортостана. acer120 — ЖЖ, 18.10.2020

Төркем:Бакалы районы чиркәүләре Төркем:Нефтекама епархиясе чиркәүләре Төркем:Керәшен татарлары Төркем:Православие чиркәүләре