Ән-Нәби мәчете, Салават җәмигъ мәчете () – Башкортстанның Салават шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте карамагында. «Ән-Нәби җәмигъ мәчете комплексы» мөфтие – Рамил Равил улы НасыйровДуховное управление мусульман г. Салавата. Религии Башкортостана.
Тарих
Салаваттагы гыйбадәтханә төзелеше турында сөйләшү 1985 елда башлана, мәчет бинасы 19 ел төзелә һәм 2004 елда тәмамланаа. 1992 елның 17 июлендә Губкин урамындагы буш яткан мәйданда Җәмигъ мәчетенә беренче нигез ташы салынган История мечети. Официальный сайт соборной мечети Аннаби. Монда беренче намаз 2002 елның 21 декабрендә укылган. 2008 елның 23 августында Үзәк Диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин катнашында тантаналы ачу була. Төзелеш шәһәр халкы ярдәме, шәһәр предприятиеләре һәм чит ил ширкәтләре, иганәчеләре ярдәмендә алып барыла. Проектның төп иганәчесе – «Салаватнефтеоргсинтез» ААҖ коллективы. Комплексны төзүдә Салават, Уфа, Кумертау, Әлшәй районнарыннан илледән артык хезмәт коллективы катнашкан. Мәчет мәйданы буенча, Уфадагы «Лалә-Тюльпан» мәчетеннән соң, Башкортстанда икенче урында тора (Әр-Рәхим мәчете сафка басканчы).
Аскы катта Россия Ислам университетының Салават филиалының уку аудиторияләре урнашкан булган (2014 елда филиаллар ябылган). Ел саен мәчет каршында ачылган Россия ислам университеты филиалында (башлангыч дини белем) 100гә якын шәкерт укып, диплом алган, имам, ислам нигезләре укытучысы булган. Уку вакыты – 3 ел. Ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен (яшенә карамый) якшәмбе көне мәктәбе эшли.
Мәчет төзәтү учреждениеләренә: Салаваттагы дүрт (2, 4, 16, 19нчы), Мәләвез шәһәрендәге 7нче төзәтү колонияләренә, Стәрлетамакның балалар колониясенә кураторлык итә.
Архитектура Салават җәмигъ мәчетендә 5 мең кеше сыйдыра торган ир-атлар өчен намаз залы (хатын-кызлар өчен икенче катта 500 кеше сыйдырырлык зал) бар. Төп манарасының биеклеге – 50 метр, зур гөмбәзенең – 25 метр. Җәмигъ мәчетенең гомуми мәйданы бер гектар, корылмаларның мәйданы – 6 мең квадрат метрдан артык. Мәчетнең файдалы мәйданы 3000 кв.м. Мәчетнең эскизы В. В. Лебедев җитәкчелегендә Петербург архитекторлары тарафыннан төзелгән. Мәчетнең эчке ишегалды бар. Түбәсендә төнлә яктыртыла торган дүрт ярымае бар, алар күктәге ай белән бергә мөселманга аның 5 вазифасын искә төшереп тора Раньше мечети строили. Газета «ВЫБОР». Салават, 11.08.2019.
Мәчеттә ислам дине бәйрәм көннәрендә 10 меңгә кадәр кеше була.
Җитәкчелек Мөфти – ҮДН Югары мөфтие ярдәмчесе Равил улы Рамил хәзрәт Насыйров (Авыргазы районыннан, ислам академиясен, БДУ юрфагын тәмамлаган). Мөфти киңәшчесе, имам ― Мөхәммәд Әл-Кыями (Дамаск, Сирия) Мохаммад Аль-Киями ВКонтакте.
Искәрмәләр
Сылтамалар Соборная мечеть г.Салават. ЦДУМ Муфтий Рамиль Насыров: У каждого своя судьба, и она уже расписана. ИА Башинформ, 4.06.2021 Официальный сайт соборной мечети Аннаби Masjid Annabi ВКонтакте
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Башкортстан мәчетләре Төркем:Салават гыйбадәтханәләре Төркем:2004 елда төзелгән мәчетләр