Азат Бикмурзин, Азат Шәүкәт улы Бикмурзин (1969 елның 1 гыйнвары, СССР, Казакъстан ССР, Караганды өлкәсе, Шахтинск) ― хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе, 2014―2020 елларда «Түбәнкаманефтехим» ААҖ генераль директоры, V-VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатыБикмурзин Азат Шаукатович. Татцентр.ру. Татарстанның атказанган химигы. РФ Хөкүмәте һәм Татарстан Дәүләт премияләре лауреаты. Россия Федерациясенең атказанган химигы (2025).

Тәрҗемәи хәле 1969 елның 1 гыйнварында Казакъстан ССР Караганды өлкәсе Шахтинск шәһәрендә (1961 елга кадәр Тентек бистәсе) туган. Әтисе Шәүкәт Бикмурзин чыгышы белән Апас районы Борнаш авылыннан (Гөлчирә Гафурова-Бикмурзина белән әтиләре бертуган), бүген Түбән Камада яши Рәмис Ногманов. Гөлчирә Гафурова – нахак гаеп корбаны. «Сөембикә», 29.04.2020.

Белеме ― югары, 1994 елда Түбән Кама химия-технология институтын (1995 елдан Казан химия-технология институтының, 2011 елдан Казан илкүләм тикшеренү технология университетының филиалы) «химия производстволары һәм төзелеш материаллары предприятиеләре машиналары һәм аппаратлары» белгечлеге буенча тәмамлаган.

Хезмәт юлы «Түбәнкаманефтехим» ААҖ 30 елга якын эшләү дәверендә пиролиз аппаратчысыннан этилен заводы директорына кадәр хезмәт юлы узган.

Хезмәт карьерасын 1978 елда ул «Түбәнкаманефтехим» ҖБ газ заводының азот һәм сыекландырылган һава цехының компрессор җайланмалары машинисты булып башлаган.

1998-2003 елларда ― «Түбәнкаманефтехим» ААҖнең 2104нче цех башлыгы.

2003 елдан 2014 елга кадәр ― «Түбәнкаманефтехим» ААҖнең «Этилен» заводы директоры.

2014 елдан 2020 елга кадәр ― «Түбәнкаманефтехим» ААҖ генераль директоры. Әлеге предприятиедән февраль азагында ТАИФ акционерлары белән сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык мәсьәләләре буенча каршылыклар фонында китәргә мәҗбүр булаКсения Соколова, Анна Городнова. «Перспективы огромные, аж дух захватывает!»: Азат Бикмурзин ушел от ТАИФа в «Татнефть». Бизнес-Онлайн, 1.06.2020.

2020 елның июненнән — «Татнефть» нефть-газ химиясе комплексы директоры .

Җәмәгать эшчәнлеге Татарстан Республикасы Дәүләт Советының V (2014―2019) һәм VI (2019―2024) чакырылыш депутаты. 25нче санлы Бызово сайлау округыннан (Түбән Кама) депутат булып сайланган (Бердәм Россия фракциясе әгъзасы). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасыБикмурзин Азат Шаукатович. Депутаты Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва.

2015-2020 елларда ― «Нефтехимик» хоккей клубы (Түбән Кама) президенты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Россия Федерациясе Хөкүмәте Премиясе ТР Дәүләт премиясе Татарстанның атказанган химигы 2005 – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2018 – Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале 2020 – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты 2025 ― Россия Федерациясенең атказанган химигыРоссия Президенты татарстанлыларны фәнгә һәм сәнәгатькә керткән өлешләре өчен бүләкләде. Татар-информ, 1.08.2025. Искәрмәләр

Сылтамалар

Бикмурзин Азат Шаукатович. Партия «Единая Россия» Бикмурзин Азат Шаукатович. Депутаты Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва

Шулай ук карагыз

Төркем:Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Татарстанның атказанган химиклары Төркем:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутатлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:РФ хөкүмәте премиясе лауреатлары Төркем:Россиянең атказанган химиклары