Гаяз Исхакый исемендәге премия, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе () ― Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең күренекле әдәби әсәрләр, әдәбият тарихы һәм теориясе буенча китаплар, классиклар әсәрләрен бастыру өлкәсендәге хезмәтләр өчен бирелә торган әдәби премиясе. Татар язучысы, җәмәгать-сәясәт эшлеклесе Мөхәммәтгаяз Гыйләҗетдин улы Исхакый (Гаяз Исхакый, 1878—1954) истәлеген мәңгеләштерү өчен 1991 елда гамәлгә куелган.

Тарих

1991 елда Татарстан Язучылар берлеге карары белән Гаяз Исхакый исемендәге премия гамәлгә куела.

Статус Гаяз Исхакый исемендәге премия, гадәттә, һәр ел саен язучыларга (прозаикларга, шагыйрьләргә, драматургларга), журналистларга һәм галимнәргә милләтнең рухи байлыгы үсешенә ярдәм итүче күренекле әдәби әсәрләре, әдәбият тарихы һәм теориясе буенча китаплары, классиклар (шул исәптән, беренче чиратта, Гаяз Исхакыйның) әсәрләрен бастыру өлкәсендәге хезмәтләре һәм актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлекләре өчен бирелә Премия имени Гаяза Исхаки. isxaki.com.

Премия күләме ― 50 мең сумРузилә Мөхәммәтова. Үземнеке – үзәктә: Данил Салиховның әдәби премия бүлү серләре. Интертат, 4.03.2020.

Лауреатлар Моны да карагыз: :Төркем:Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары 1991 – Рабит БатуллаПремия имени Гаяза Исхаки. «Милләттәшләр» порталы 1992 – Ибраһим Нуруллин 1993 – Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Әхмәт Рәшит, Рәис Даутов 1994 – Наҗар Нәҗми, Рахмай Хисмәтуллин 1995 – Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Вахит Имамов 1997 – Тәлгат ГалиуллинГалиуллин Т. Н. Литературная карта Елабужского района 1998 – Рәфкать Кәрами, Факил Сафин 2000 – Газинур Морат 2001 – Фәүзия Бәйрәмова, Гакыйль Сәгыйров 2002 – Рафаэль Сибат 2003 – Айдар Хәлим 2004 – Рәфикъ Юныс 2005 – Хатыйп Миңнегулов, Данил Салихов 2006 – Зәки Зәйнуллин, Адлер Тимергалин 2007 – Рөстәм Фәйзуллин 2008 – Зиннур Хөснияр, Лена Гайнанова, Харрас Әюп, Шамил ЗакировАяз Исмагилов. Литературная премия Гаяза Исхаки будет вручена ученому из Турции Тюлай Дюран. Татар-информ, 22.02.2019 2009 – Искәндәр Гыйләҗев 2010 – Лирон Хәмидуллин 2011 – Флера Тарханова, Ренат ӘюповРадиф Кашапов. В театре Кариева готовят спектакль «Суннатчи бабай». Реальное время, 16.10.2021 2012 – Равил Фәйзуллин 2013 – Марсель Галиев 2014 – Рифә Рахман 2015 – Җәүдәт Сөләйманов 2016 – Зиннур Мансуров, Тәүфикъ Әйди 2017 – Мәдинә МаликоваПисательница Мадина Маликова награждена премией им. Гаяза Исхаки. Бизнес-газета, 16.12.2017 2018 – Рәниф Шәрипов 2019 – Рәдиф Сәгъди, Тюлай Дюран 2020 – Хәбир Ибраһим 2021 – Равил Рахмани, Локман ЗакировЛауреаты литературных премий Союза писателей Татарстана. Аксубаевская центральная библиотека 2022 – Локман ЗакировРузилә Мөхәммәтова. «Кул күтәрик... Рәхәтләнеп күтәрик»: язучылар 70 минутта 7 премияне аласы кешеләрне тапты. Интертат, 12.05.2023 2023 – Роза ТуфитулловаРузилә Мөхәммәтова. Татарстанның әдәби премия лауреатлары билгеле. Татар-информ, 12.05.2023 2024 – Нурулла Гариф, Фатих КотлуРузилә Мөхәммәтова. Әдәби премияләрнең яңа лауреатлары билгеле. Татар-информ, 7.02.2024 2025 – Данис ХәйруллинРузилә Мөхәммәтова. Әдәби премия лауреатлары билгеле. Татар-информ, 23.01.2025 2026 – Юныс Сафиуллин, Вәрис ГалиРузилә Мөхәммәтова. Ркаил Зәйдулла: «Премиясе булмау премия алу өчен дәлил түгел. Минем әнинең дә премиясе юк». Интертат, 31.01.2026

Искәрмәләр

Сылтамалар Премия имени Гаяза Исхаки. Союз писателей РТ Премия имени Гаяза Исхаки. «Милләттәшләр» порталы Гаяз Исхакый премиясе. Лауреатлар. Гаяз Исхакый порталы

Моны да карагыз

Төркем:Татарстан премияләре Төркем:Әдәби премияләр Төркем:Гаяз Исхакый исемендәге премия