Ринат Сабиров, Ринат Касыйм улы Сабиров (1967 елның 26 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан – 2022 елның 24 сентябре, РФ, ТР, Казан) – Татарстанның административ-хуҗалык хезмәткәре, ТР фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2008 ел), химия фәннәре кандидаты (1995 ел), «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры (2020-2022 елларда), «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1967 елның 26 июлендә Казанда туган. «Радиофизика һәм электроника» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының физика факультетын (1991), КДТУ-КХТИ аспирантурасын (1994), шулай ук Колорадо штаты дәүләт университетының (АКШ) «Эшлекле идарә итү остасы» (MBA) программасын тәмамлаган Скончался гендиректор «Газпром межрегионгаз Казань» Ринат Сабиров. Бизнес-газета, 24.09.2022.

Хезмәт юлы 1994 елдан 1996 елга кадәр ― КДТУ-КХТИ физика һәм коллоид химия кафедрасында аспирант, кече фәнни хезмәткәр, ассистент.

1996 елдан 2003 елга кадәр ― «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ маркетинг бүлегендә баш белгеч, бүлек җитәкчесе.

2003 елның июненнән августына кадәр ― ТР Президенты аппаратының оештыру бүлеге баш референты.

2003 елдан 2006 елга кадәр ― Татарстан Премьер-министрының нефтегаз-химия комплексы мәсьәләләре буенча киңәшчесе.

2006 елдан алып 2010 елга кадәр ― Татарстан Министрлар Кабинеты аппаратының нефтегаз һәм химия комплексы мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе.

2010 елдан 2020 елга кадәр ― Татарстан Президенты ярдәмчесе.

2020 елның 20 июленнән «Газпром межрегионгаз Казань» возглавил новый генеральный директор // АО «Газпром межрегионгаз Казань» 2022 елның сентябренә кадәр ― «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры. Шулай ук «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы әгъзасыСабиров Ринат Касимович (скончался 24.09.2022) // Татцентр.ру.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2008 – Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге – Татарстан Республикасында җитештерелә торган эре тоннажлы полимерлар нигезендә яңа буын композицион материаллар – динамик термоэластопластлар җитештерүне әзерләүдә һәм оештыруда катнашканы өчен Сабиров Ринат Касимович // «Татарика» онлайн энциклопедиясе 2021 – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале Гаилә хәле Хатыны Дина, балалары: улы Тимур һәм кызы Диана.

2022 елның 24 сентябрендә, 55 яшендә, йөрәк авыруыннан Казанда вафат. Шәмсир зиратында җирләнә «Был предан своей отрасли и своему делу»: в Казани простились с Ринатом Сабировым. Татар-информ, 25.09.2022.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Скончался генеральный директор компании Сабиров Ринат Касимович // АО «Газпром межрегионгаз Казань» «Газпром межрегионгаз Казань» җәмгыяте башлыгы Ринат Сабиров вафат булган. Татар-информ, 25.09.2022

Шулай ук карагыз

Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Химия фәннәре кандидатлары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:Казанның мөселман зиратында җирләнгән шәхесләр