Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай (عبد الله محمد عارف اوغلی توقای) («Тукай», «Апуш», Ğabdulla Tuqay; , — , ) — татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.

Биографиясе

Балачак

Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Бибимәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна Пучинкәсе авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Бер елдан соң, 1890 елның 18 нче гыйнварында, әнисе үлеп китә, һәм Габдулланы бабасы Өчилегә алып китә. Ләкин бабасы алга таба Габдулланы асрау авыр булачагын аңлап баланы Казанга баручы бер ямщиккә утыртып билгесез сәфәргә озата. Печән базарына килгәч, халык арасыннан чыгып Мөхәммәтвәли абзый малайны үзләренә алып кайта. Әмма алар соңрак хатыны белән икесе дә авырып китәләр һәм Габдулланы яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.

left|200px|thumb|Камил Мотыйгый белән яшь Тукай, якынча 1905 ел 2 елдан соң Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе Тукайны эзләп таба да Уральскига алып китә.

Уральск чоры 1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральскидагы татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр.

1905—1907 елларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый.

Җизнәсе Галиәскәр вафат булганнан соң, Тукай Җаекның Кызыл мәчете каршындагы «Мотыйгия» мәдрәсәсенә күчеп килә.

«Мотыйгыя» мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай рус телен үзләштергән. Монда Тукайның рус һәм чит ил әдәбиятына мәхәббәте уяна. Иҗат юлының башында ул — укытучысы Мотыйгулла Төхфәтуллинның улына ― Казанда «Касыймия» мәдрәсәсендә укучы Камил Төхфәтуллинга бурычлы. 1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә «Фикер» гәҗите, «Уклар» һәм «Новый век» журналын бастырырга мөмкинлек тудыра. Тукай бу басмаларда үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгара.

Тукай өчъеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай рус һәм Европа әдәбияты дөньясына чума.

right|200px|thumb|1907 ел 1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» гәҗите чыга башлый. 1906 елның июнендә «Уклар» сатирик журнал дөнья күрә, Тукай анда фактик редактор булып эшли.

Казан чоры 1907 елның Тукай Казанга килә. Анда Тукай яңа дуслар таба: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, Солтан Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый, анда Тукайның сатирик әсәрләренең бик күбесе басыла. Тукай «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укый.

right|150px|thumb|Тукай кабере 1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый.

1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә.

Әдәбият Төп мәкаләләр: Тукай шигърияте, Тукай әдәбияты«Туган тел» шигъре асыл нөсхәдә:

«طوغان تل»

ای طوغان تل، ای ماطور تل، ئه‌‌تکه‌م، ئه‌نکه‌منڭ تلی! دنیاده کوب نرسه بلدم، سین طوغان تل آرقلی. ایڭ ئلك بو تل بله‌ن ئه‌نکه‌م بیشکده کویلگان، آنناری تونلر بویی ئه‌بکه‌م حکایت سویلگان. ای توغان تل! هر وقتده یاردمڭ برلن سینڭ کچکنه‌دن آڭلاشلغان شادلغم، قایغم مینم. ای طوغان تل! سینده بولغان ايڭ ئلك قیلفان دعام: «یارلقاغل دیب اوزم هم ئه‌تکه‌م، ئه‌نکه‌منی خدام.»

Габдулла Тукайның матбугатта басылган беренче шигыре — «Мужик йокысы» рус шагыйре Алексей Кольцовның (1809—1842) «Что ты спишь, мужичок?» (1839) шигыренә тәкълид итеп (ияреп) язылган. Тукай варианты Җаекта Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин тарафыннан нәшер ителүче «Фикер» журналында 1905 елның 26 ноябрендә басыла.Тукайга кадәр әлеге шигырьне Касыйм Бикколов «Нәмүнәи тәрәккый» (1904) җыентыгында тәрҗемә итеп бастырган була.

Тукай кыска гына иҗат гомерендә 350 шигырь, 107 мәсәл һәм балалар өчен хикәяләр, 130 мәкалә һәм фельетон яза. Еллар буенча бүлсәң, түбәндәге саннар килеп чыга (баштагы сан шигырьләр , икенче сан — мәкаләләр): 1905 — 5/-(мәкалә юк), 1906 — 34/43, 1907 — 38/6, 1908 — 60/13, 1909 — 45/9, 1910 — 70/17, 1911 — 28/12, 1912 — 48/11, 1913 — 16/8.Санау өчен Габдулла Тукайның 1955—1956 елда Г. Халит ред. чыккан 4 томлыгы файдаланылган''

Соңгы язган әсәре — 4 юллык «Мәктәп» шигыре булган. Казанда Клячкин хастаханәсендә ятканда, вафатына 4 көн кала, 1913 елның 28 мартында яза. Әлеге «Мәктәп»не һәм тагын 3 шигырен, вафатыннан соң ук, «Аң» журналы бастырып чыгара.М. Фридерих. Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы. К: ТКН, 2011, 104-105 б.ISBN 978-5-298-02085-5

Тукайның үзе исән чагында нәшер ителгән китаплары

Габдулла Тукай истәлеге right|200px|thumb|Габдулла Тукай мәйданы станциясендә мозаика Габдулла Тукай истәлегенә күп объектлар, әдәби һәм мәдәни чаралар, оешмалар аның исемен йөртә. Шуларның арасында: Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе. Татарстанның Тукай районы. Казан шәһәренең Габдулла Тукай үзәк мәйданы. Казан шәһәренең Габдулла Тукай скверы. Казан шәһәренең Габдулла Тукай урамы. Уфа шәһәрендә Тукай урамы, Тукай мәйданыВ Уфе появится площадь Тукая. kulturarb.ru, 12.02.2020. Ташкәнт шәһәрендә Тукай урамы (2013 елдан Дилбәнд урамы) Нөкес шәһәрендә Тукай урамы. Әнкара шәһәрендә Тукай урамы. Истанбул шәһәрендә Тукай паркы. Казан метросының Габдулла Тукай мәйданы станциясе. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе. Җаек шәһәрендә (Уральск) Тукай исемендәге типография. Татарстанның Чирмешән районында «Тукай» коллектив хуҗалыгы булган. «Поэт Габдулла Тукай» — 305 м проектлы туристик теплоходы Иделдә һәм Чулманда йөри. ТЮРКСОЙ 2011 елны Тукай елы дип игълан итте. «Кардәш каләмнәр» журналының 2016 елның апрель ае саны Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан оештырылган Выпуск журнала «Собратья по перу» («Kardeş Kalemler»). Казанның «Анадолу» төрек милли-мәдәни мохтарияте. Татарстан халыклары Ассамблеясы сайты . 2024 елда ААҖның 95 еллык юбилее уңаеннан Татарстан өчен чыгарылган RSM 161 комбайнына «Габдулла Тукай» исеме бирелгән Комбайн для Республики Татарстан назван в честь народного поэта Габдуллы Тукая. Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан, 25.11.2024. 2026 елда Пермь крае Көңгер районының (Усть-Турка) авылы урта мәктәбенә исеме бирелгән Пермь краенда Тор-Түз урта мәктәбенә Тукай исемен бирүгә багышланган тантаналы чара узды. Татар-информ, 27.04.2026 24 апреля в Усть-Туркской средней школе Кунгурского района прошел большой праздник. Постпредство РТ в Свердловской области Вконтакте, 27.04.2026. 2026 елның 8 маенда РФ Президенты Владимир Путин «2036 елда татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның 150 еллыгын бәйрәм итүне федераль дәрәҗәдә оештыру» турында 303нче санлы Указга кул куйган Указ Президента Российской Федерации от 08.05.2026 № 303. Официальное опубликование правовых актов Путин Тукайның 150 еллыгын федераль дәрәҗәдә бәйрәм итүне оештырырга кушты. Татар-информ, 8.05.2026 . 2026 ― Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин боерыгы белән Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуга әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты төзелгән (рәистәшләр Владимир Мединский, Рөстәм Миңнеханов)Габдулла Тукайның 150 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитеты составы расланды. Татар-информ, 14.10.2026.

Тукайга һәйкәлләр

Тукайга һәйкәлләр Казанда (Тукай скверында һәм опера-балет театр янында), Чаллыда, Түбән Камада, Уфада, Петербургда, Мәскәүдә, Җаекта, Әнкарада (Төркия) бар. Тукай музейлары

1971 — Габдулла Тукай музей комплексы (Яңа Кырлай). 1986 — Тукай музее (Казан, Шамил йорты). 1996 — Тукаевлар музей-йорты (Кушлавыч). 2006 — Габдулла Тукай музее (Җаек, Казакъстан).

Әдәби әсәрләр «Тукай» романы — Әхмәт Фәйзи «Кечкенә Апуш» повесте — Әхмәт Фәйзи «Тукай турында хикәяләр» (җыентык) — Ибраһим Нуруллин «Тукай Петербургта» — Ибраһим Нуруллин Башка әдипләрнең күпсанлы пьеса, шигырь, хикәяләре.

Тукай музыкада «Тукай маршы» — Заһидулла Яруллин «Шүрәле» балеты — Фәрит Яруллин «Кисекбаш» балеты — Рәшит Гобәйдуллин «Алтын тарак» балеты — Әнвәр Бакиров «Шагыйрь мәхәббәте» операсы — Резеда Ахиярова һәм Ренат Харис «Тукай аһәңнәре» — Алмаз Монасыйповның вокаль-симфоник поэмасы (1975).

Тукай театрда Әхмәт Фәйзинең «Тукай» трагедиясе: Камал III Ибраһим Гафуров Дамир Хәйруллин Наил Дунай Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» пьесасы: Илдус Әхмәтҗанов Рамил Төхфәтуллин «Печән базары» спектакле: Марсель Мәхмүтов Илфат Камалиев Фәнис Кәлимулин

Габдулла Тукай бүген right|200px|thumb|Тукай имзасы Бөек шагыйрь туган көне — 26 апрель — Татарстанда туган тел көне буларак игълан ителде. Шул көнне, Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры янында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында мәдәни чаралар үтәләр.

Шигърият сүзлеге Казан Университеты Галимнәре белән Габдулла Тукай кулланган сүзләрдән белешмәле интернет-сүзлек әзерләнде. Сүзлектә 411 шигыйрь 45899 сүз белән. Белешмәле сүзлек Г. Тукайның компьютер фонды нигезләнеп эшләнелде. Шигъри фонды бөтен академик нәшер ителгән әсәрләрен ала. Текстотека нигезендә 1985-1986 елларда КФАН СССР Г. Ибраһимов тел, әдәбият һәм тарих Институты әзерләгән 5 томлык Габдулла Тукай иҗаты ята.ЯЗЫК ПОЭЗИИ Г. ТУКАЯ. ИНТЕРНЕТ-СЛОВАРЬ

№1(2) 2010ел. 106 бите ЖУРНАЛ:РОССИЙСКАЯ ТЮРКОЛОГИЯ Сүзлек-белешмәнең мүәлифләре К. Р. Калиуллин һәм Р. М. Каримуллина. Икеседә Казан Университетының Теоретик һәм прикладной лингвистика мөгалимләре булып торалар. Шигрият сүзлеге белән Казан Универсететының сайтында klf.ksu.ru/tukay

Г. Тукай премиясе???

Сылтамалар

Габдулла Тукай сайты Габдулла Тукайга багышланган рәсми булмаган сайт Китапханәдә әсәрләр Габдулла Тукайның автобиографиясе: Исемдә калганнар Габдулла Тукай әсәрләре Габдулла Тукай кабере Габдулла Тукай — Шагыйрьләр. Поэмалар. Әкиятләр Габдулла Тукай — Татарстан китап нәшрияте аудиокитаплары:

Шулай ук карагыз

Тукай музее (Казан) Сәйф Сараи Котб Хисам Кятиб Казтуган Хөсәен Ямашев Акмулла Гали Чокырый Дәрдемәнд Александр Поль, Петербург табибы. Шакир Мөхәммәдъяров

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Төркем:Габдулла Тукай Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Россия империясе шагыйрьләре Төркем:XX гасыр шагыйрьләре