Яр Чаллы шәһәренең Экология һәм табигатьне саклау музее () ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан мәдәният оешмасы (музей). 1999-2014 елларда мөстәкыйль оешма буларак эшләгән, 2014 елдан – Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее бүлеге. 2020 елда РФ һәм БДБ илләрендәге экология һәм табигать музейлары арасында 10-топ музей составына кергән.
Тарих
1999 елның 25 декабрендә нигезләнгәнМузей экологии и охраны природы г. Набережные Челны ВКонтакте. Музейны булдыруның инициаторы – Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Р. Ш. Асамова Музей экологии и охраны природы г. Набережные Челны. Историко-краеведческий музей.
Музей «Татарстан Республикасы халкына экологик белем бирү» максатчан комплекслы программасын тормышка ашыру максатында оештырылган. Музей үзенең эшчәнлеге елларында Чаллы шәһәренә генә түгел, ә Кама буе төбәгенә дә экологик белем бирү, экологик мәдәният тәрбияләү һәм мәгариф үзәгенә әверелә.
2014 елның 17 июлендә Яр Чаллы шәһәр башкарма комитетының 4219нчы санлы карары белән Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее белән берләштерелә, әлеге музейның бер бүлеге буларак эшчәнлеген дәвам итә «Историко-краеведческий музей города Набережные Челны». Стркутура.
2020 елда Экология һәм табигатьне саклау музее Россиянең һәм элекке БДБ илләренең иң популяр һәм иң яхшы 10 табигать һәм экология музее арасына кергәнНабережночелнинский музей экологии и охраны природы рассказал о своей работе. Телекомпания «Чаллы-ТВ», 14.05.2020. Музей табигый һәм тарихи мирасны саклауга, экологик белем бирү һәм экологик мәдәният тәрбияләүгә зур өлеш кертә Азамат Хайрутдинов. Музей экологии и охраны природы г. Набережные Челны. Культурный дневник школьника, 9.10.2022.
Бина
Музей Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районында, Яңа шәһәр, 31/13нче комплекс (Шамил Усманов урамы, 19нчы йорт) адресы буенча урнашкан 50нче мәктәпнең дүрт катлы бинасының бер канатында 4 залны алып тора Шамил Усманов урамы, 19нчы йорт. 2gis.ru.
Тасвирлама Музейның 4 иркен залы бар. Экспозицияләрдә һәм бүлекләрдә борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр биология, зоология, палеонтология, геология буенча экспонатлар тәкъдим ителә.
Музейда 4 бүлек эшли: «Флора» «Фауна» «Экология» «Туфрак һәм минераллар» Музейда барлыгы 12 экспозиция булдырылган. 21 музей коллекциясе һәм төп фондларга караган 12 000нән артык экспонат теркәлгән.
Искәрмәләр
Сылтамалар Музей экологии и охраны природы г. Набережные Челны. vmuzey.com Музей экологии и охраны природы г. Набережные Челны. ВКонтакте Азамат Хайрутдинов. [ Музей экологии и охраны природы г. Набережные Челны.] Культурный дневник школьника, 9.10.2022 Музей экологии и охраны природы. Наши Челны. Музеи Набережных Челнов
Моны да карагыз Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее
Төркем:Чаллы музейлары Төркем:1999 елда нигезләнгән музейлар