Электр каршылыгы (tat.lat. Elektr qarşılığı) — физик зурлык, электр агымы үткәрүенә тоткарлау үткәргечнең үзлеге, электр көчәнеше электр агымына чагыштырмасына тигез.
Каршылык (гадәттә яки белән билгеләнә), билгеле шартларда әлеге үткәргеч өчен даими зурлык булып тора, Ом кануны буенча:
биредә — каршылык; — потенциаллар аермасы (көчәнеш); — электр агымы.
Каршылык берәмлеге - Ом. 1 Ом - көчәнеш 1В ка тигез булганда, 1А агым уздыручы үткәргечнең каршылыгы ул.
Каршылык үткәргечнең озынлыгы l га, аның аркылы кисеме мәйданы S ка һәм материалына бәйле. Күп төрле материалларны тәҗрибә тикшерүләр нәтиҗәсендә каршылыкны хисаплау түбәндәге формула табылган:
биредә ρ — материалның чагыштырма каршылыгы, ом/метр белән үлчәнә l — үткәргеч озынлыгы S — аркылы кисем мәйданы
Температура төшергәндә материалның чагыштырма каршылыгы да төшә, хәтта үтә үткәргечләрдә нульга тигез.
Моны да карагыз Фарадей кануны Үтә үткәрүчәнлек Электр көчәнеше Электр кыры көчәнешлелеге
Әдәбият
Савельев И.В. Глава X. Движение заряженных частиц. // Курс общей физики.. — 3. — М.: Наука. Гл. ред. физ.-мат. лит., 1988. — Т. 2. — С. 87-88. — 496 с. — 220 000 экз.
Төркем:Физика Төркем:Электродинамика