Зур Җидегән йолдызлыгы (шулай ук тик Җидегән, Тустаган йолдыз, Чүмеч йолдыз; Зур Аю, ) — күк йөзенең төньяк ярымшардагы йолдызлык. Җидегән йолдызлыгының җиде йолдызы чүмечкә охшаган фигураны тәшкил итәләр. Ике иң якты йолдыз — Алиот һәм Дубхе — +1,8 күренмә йолдызча зурлыктагы. Ике читтәге (α һәм β) йолдыз буенча Тимерказыкны табарга мөмкин. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары март–апрель айларында була. Россиянең бөтен территориясендә ел буе күренә.
Йолдызлар Җидегән йолдызлыгы мәйданы буенча өченче йолдызлык. Аның иң якты җиде йолдызы Зур Чүмечне тәшкил итәләр. Зур Чүмечнең бөтен йолдызларының үз гарәп исемнәре бар:
α — Дубхе (бозылган дөбб — «аю», каһил әд-дөбб — «аюның аркасы»); β — Мәрәк ( — «корсак»; ); γ — Фекда («бот», — «аюның боты»); δ — Мәгъриз ( — койрык «баш»ы; ); ε — Әлҗун ( — «кара ат»; ); ζ — Мизар ( — «алъяпкыч», монда койрык «урта»сы; ); η — Бәнәтнаш яки Әлкаид ( ал-каид банат на'ш — «яслатучылар башлыгы»).
Тарих һәм исемнәр left|250px|thumb|Зур Аю (Зур Җидегән) йолдызлыгының нөҗүм харитасы. 1825 ел Татарларда бу йолдызлыкны Зур Җидегән дип атыйлар. Җидегән — ул җиде карак (бу риваять турында Кече Җидегән йолдызлыгы мәкаләдә укыгыз). Башка халыкларда бу йолдызлыкны Зур Аю (, әд-дөбб әл-әкбәр, ) дип атыйлар. Йолдызлыкны Зур Аю (Зур Җидегән), якындагы Кече Аю (Кече Җидегән) аермалы буларак, атыйлар.
Борынгы греклар карашлары буенча Зур Җидегән йолдызлыгы — бу Зевсның сөяркәсе аю кыяфәтендә Каллистоның катастеризмы яки аның даясы нимфа Мелиссаның катастеризмы. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы исемене гарәп теленә «әд-дөбб әл-әкбәр» сүзләре белән тәрҗемә иткәнЗвездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 177.. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл йолдызлыкның Дөббеләкбәр () гарәп исеме да кулландыГарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 120., әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.
Әйтем Җидегән йолдыз җиде әйләнә, Тимерказык урынында.
Искәрмәләр
Төркем:Йолдызлыклар