Рәсим Яхин, Рәсим Ринат улы Яхин (Азәрбайҗанда: Rasim Rinatoviç Yaxin Azərbaycan Respublikası Prezidentinin Silahlı Qüvvələrin hərbi qulluqçularının təltif edilməsi haqqında Sərəncamı, Азәрбайҗан, Баку) — Азәрбайҗан Кораллы көчләре хәрби хезмәткәре, илнең Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең махсус билгеләнештәге бүлекчәсе прапорщигы. Икенче Карабах сугышында (2020) катнашучы. Азәрбайҗанның Паралимпиада атлетика җыелма командасы әгъзасы.
(29 октябрь - 8 ноябрь, 2020) сул күзен һәм сул кул чугын югалткан. «Азәрбайҗан Байрагы» ордены, «Хәрби хезмәтләренә күрә» медале һәм Азәрбайҗанның Фүзули, Кәлбәҗәр, Җәбраел һәм Шуша районнарын азат итүдә катнашкан өчен медальләр белән бүләкләнгән.🇦🇿 Президент Азербайджана Ильхам Алиев наградил.. Известные, выдающиеся татары. Татарский мир.
Тәрҗемәи хәле Азәрбайҗан башкаласы Бакуда туган. Милләте буенча татар.Мы продолжаем цикл рассказов о наших героях. История Азербайджана, 19.12.2020 162нче урта мәктәбен тәмамлагач, хәрби хезмәткә алынган – Милли гвардиянең (Президент гвардиясе) махсус билгеләнештәге отрядында хезмәт иткән. Эчке эшләр гаскәренең Югары хәрби мәктәбен тәмамлаган. 2011 елдан эчке эшләр гаскәрендә хезмәт итә.
Прапорщик Рәсим Яхин (44 көн барган Ватан сугышы) беренче көннәрендә үк фронтка китә. Муров биеклеген, Җәбраел, Фүзули, Хоҗавәнд (Мартуни), Һадрутны һәм Шуша шәһәрен азат итү өчен сугышчан операцияләрдә катнаша. Карабах энҗесе булган Шуша өчен соңгы көрәш герой өчен иң катлаулысы булган, дошман ягы минометтан утка тотканнан соң, авыр җәрәхәтләр алган, үзенең сугышчан иптәше Исмаил Гасабовны (Газах районы Чайлы авылыннан), өлешчә күрү сәләтен һәм сул кул чугын югалткан. Боевой путь Расима Яхина. Информационно-культурный портал InCity.az, 30.10.2021 Выжил, несмотря на тяжелое ранение. Sputnik Азербайджан, 11.02.2021.
Шушада авыр яралангач, Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләре хәрби госпиталендә өч мәртәбә операция кичергән. Хәрби академиядә реабилитация узган. Дәвалангач, Азәрбайҗан хөкүмәте өр-яңа биопротезлар, ике бүлмәле фатир биргән. Ветеран «Хәрби хезмәтләренә күрә» медале белән бүләкләнгән. Мы продолжаем цикл рассказов о наших. История Азербайджана в YouTube
Спорттагы уңышы 2022 елның маенда Азәрбайҗанның Паралимпиада атлетика җыелма командасы әгъзасы Рәмис Яхин Ноттвильда (Швейцария) Гран-прида уңышлы чыгыш ясаган: ядрә этәрү (спортчы F46 категориясендә чыгыш ясаган, анда өске очлыкларын югалткан атлетлар керә) ярышларында ул 11,71 метр нәтиҗә күрсәтә һәм алтын медаль яулый. Ветеран Карабахской войны Расим Яхин завоевал золотую медаль в Швейцарии. Информационно-культурный портал InCity.az, 26.05.2022Потерявший запястье и глаз ветеран Отечественной войны победил на соревнованиях в Швейцарии. drift.az, 28.05.2022
Гаиләсе Өйләнгән, кызлары Алсу, Әминә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 – «Азәрбайҗан Байрагы» ордены – «дәүләтнең бәйсезлеген һәм территориаль бөтенлеген тәэмин итүдәге аерым казанышлары өчен, шулай ук хезмәт вазифаларын башкарганда аерылып торган өчен» Турция не скрывает заинтересованности. Экономика сегодня, 28.06.2021 «Хәрби хезмәтләренә күрә» медале Җәбраел, Фүзули, Хоҗавәнд (Мартуни), Һадрутны һәм Шушаны азат итән өчен медальләре 2022 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медалеФарида Багирова. Рустам Минниханов наградил ветерана Второй Карабахской войны, гражданина Азербайджана Расима Яхина. 1news.az, 29.11.2022
Искәрмәләр
Сылтамалар
Боевой путь Расима Яхина. YouTube видео, 3:30
Моны да карагыз
Төркем:Азәрбайҗан хәрбиләре Төркем:Азәрбайҗан татарлары Төркем:«Азәрбайҗан Байрагы» ордены кавалерлары Төркем:«Шушаны азат иткән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Икенче Карабах сугышында катнашучылар