Олег Кинҗәгулов, Олег Мадияр улы Кинҗәгулов (1989 елның 12 апреле, СССР, РСФСР, Омск өлкәсе, Любинский) ― театр һәм кино актеры, театр режиссеры, 2020 елдан Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе. Киньзягулов Олег Мадиярович - ДрамТеатр
Тәрҗемәи хәле 1989 елның 12 апрелендә Омск өлкәсендә шәһәр тибындагы бистәсендә туган.
2011 елда «актерлык сәнгате» белгечлеге буенча Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган («Нур» татар театры өчен әзерләнгән төркем, РФ халык артисты Таңчулпан Бабичева курсы). Бер ел армиядә хәрби хезмәт үткән. 2012 елдан Туймазы татар дәүләт театрында эшли башлаган. Театрда бер ел эшләгәч, Фәрит Бикчәнтәев чакыруы буенча Казанга укырга киткән.Рузилә Мөхәммәтова. Чаллы театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов:«Коллектив миңа «пошел ты» димәде әле». Интертат, 13.09.2020
2017 елда «театр режиссурасы» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган (РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев шәкерте). Укыган елларда Камал театрында бизәүче-рәссам булып хезмәт иткән. Диплом спектакле буларак, Антон Чеховның «Алтынчы палата»сын чыгарган. Укып бетергәч, 2017 елда Фәрит Бикчәнтәев тәкъдиме белән Чаллы татар театрында Әнгизә Ишбулдина пьесасы буенча «Үзеңне сынап кара» спектаклен куйган.Зөлфия Галим. Олег Кинҗәгулов: "Тамашачы искелектән, бер төрлелектән туя, арый". Шәһри Чаллы, 8.11.2020
2017 елның августыннан 2018 елның маена кадәр ― Яр Чаллы татар театрында куючы-режиссер, 2018 елның маеннан 2020 елның гыйнварына кадәр ― Камал театрында рәссам-конструктор (дизайнер), соңрак режиссер.
2020 елгың 25 гыйнварыннан ― Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе. Элекке җитәкчелек вакытында башланган төзелешне дәвам итеп, театрның яңа бинасын (ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов ур., 29) кабул итеп ала. Президент РТ открыл обновленный татарский драмтеатр Челнов. Бизнес-Онлайн, 9.09.2022 ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова тәкъдиме белән театрга татар язучысы Аяз Гыйләҗев исеме бирелү дә аның эшли башлау чорына туры килә.
Театрда эшли башлаганнан алып, сәхнәгә 18 яңа спектакль, сезонга 7 премьера чыгарган. Репетицияләрне театрның олы артистлары белән ― татарча, яшь артистлары белән русча алып бара.
2025 елда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры өчен актерлык курсына студентлар җыяРузилә Мөхәммәтова. Олег Кинҗәгулов Алабуга көллиятендә актерлык курсына студентлар җыя. Татар-информ, 4.03.2025.
Куйган спектакльләре Камал театры Сөмбел Гаффарова «Парковка» Мансур Гыйләҗев «Таңбатыр» әкият-спектакле Чаллы татар театры Әнгизә Ишбулдина «Үзеңне сынап кара» Илгиз Зәйниев «Туйга ничә көн кала» Илгиз Зәйниев «Тыпырдык» Аяз Гыйләҗев «Без китәбез, сез каласыз» Аяз Гыйләҗев «Сөекле дустым» (хатлар буенча фантазия) Аяз Гыйләҗев «Болан» Фәтхи Бурнаш «Яшь йөрәкләр» Раффи Шарт «Башыңа төшсә» Айгөл Әхмәтгалиева «Чәчәк күлмәк» Айгөл Әхмәтгалиева «Капка» Шамил Идиатуллин «Шәһәр. Нокта. Брежнев»Ольга Степанова. Более миллиона рублей потратил татарский драмтеатр на постановку спектакля «Город Брежнев». Челнинские известия, 15.12.2020 Олег Кинҗәгулов «Хәл бу ки... Хәсән Туфан» һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2025 ― Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең махсус призыВо Всемирный день театра объявили победителей Ежегодной театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана». Министерство культуры Республики Татарстан, 27.03.2025. Искәрмәләр
Сылтамалар Рузилә Мөхәммәтшина. Олег Кинҗәгулов: «Милли театр – классик әсәрнең гыйффәтле чишелеше...». Интертат, 29.11.2022 Рузилә Мөхәммәтова. Чаллы театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов:«Коллектив миңа «пошел ты» димәде әле». Интертат, 13.09.2020 Кинҗәгулов Олег Мадияр улы. ТР мәдәният министрлыгы Авторская экскурсия по музею Тукая от режиссера Олега Кинзягулова
Төркем:Яр Чаллы татар дәүләт драма театры режиссерлары Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар