Мәрсиннәр (, ) — мәрсинсыманнар отрядының мәрсин балыклар семьялыгыннан булган ыру. озынча, тукмактай гәүдәле узгынчы, ярымузгынчы балыклар; ау объекты. Татар диалектларында шулай ук әситерләр, әчтерләр, әчүтрәләр, катыргак (вак балыклар), тогы, үчүтер дигән атамалар да очрый.Балык атамаларының татарча-русча-латинча аңлатмалы сүзлеге, 2019
Гомуми мәгълүмат Төче суда яшиләр. Тән озынлыгы — 6 метрга (Атлантика мәрсине һәм ак мәрсин), авырлыгы 816 килограммга кадәр (ак мәрсин). Барлыгы 17 төр бар. Бу төрләрнең күпчелеге — узгынчы балыклар: язын диңгезләрдән елгаларга уылдык чәчәр өчен йөзеп килә. Кайбер төрләре елгаларда кышлый. Кайберләре төче суда гына яши: я елгаларда йөзә, я күлләрдә йөзеп, уылдык чәчәр өчен генә елгаларга йөзеп чыга.
Мәрсиннәрне күбесенчә Каспий, Азак, Кара диңгезләреннән һәм алар белән тоташкан елгалардан тоталар. Шул ук ыругка караган чөгә балыгы () Балтыйк, Ак, Баренц, Карск, Каспий, Кара һәм Азов диңгезләре бассейннарында таралган (Идел һәм Камада аеруча күп).
Мәрсиннәр гадәттә су төбендә йөзә, башка балыклар, моллюсклар, чуалчаннар белән туклана. Бер үрчемдә берничә миллион уылдык чыга. Уылдыкның авырлыгы балык авырлыгының 25% кадәр җитәргә мөмкин. Уылдыкның күп булуына карамастан, балык тоту касебе контрольдән чыкканга күрә, мәрсиннәрнең күп кенә төрләренең юкка чыгу ихтималлыгы зур.
Балык тоту касебе Балыкчылык өлкәсендә әлеге балыклар аеруча кыйммәтле. Тәмле һәм шактый кыйммәтле иттән тыш, мәрсиннәрдән күп уылдык, йөзү куыгы (куыктан балык җилеме ясыйлар) һәм сырт пластинкасы (хорда) чыгарыла. Мәрсиннәрнең күпчелек төре Россия елгаларында һәм сулыкларында яши.
XX гасыр башында дөньдагы бар мәрсиннәрнең 90 % Россия империясендә (башлыча Каспий диңгезендә) тотылган. XXI гасыр башыннан бирле Россиядә мәрсиннәрнең теләсә нинди төрләрен тоту тыела. Кайбер төрләре Кызыл китапка, шул исәптән Татарстан Республикасының Кызыл китабына, кертелгән.
Төрләре Мәрсиннәр () ыругы 17 заманча төрдән һәм берничә казылма төрдән тора.
Заманча төрләре:
Казылма төрләре:
Acipenser albertensis — 83,5—61,7 млн ел элек яшәгәнThe Paleobiology Database: Acipenser albertensis Acipenser amnisinferos — Төньяк Америкада акбур чоры ахырында яшәгән Acipenser eruciferus — 83,5—65,5 млн ел элек яшәгәнThe Paleobiology Database: Acipenser eruciferus Acipenser molassicus Acipenser ornatus Acipenser ornatus на сайте ITIS Acipenser praeparatorum — Төньяк Америкада акбур чоры ахырында яшәгән Acipenser toliapicus — Европада һәм Азиянең төньягындаAcipenser toliapicus на сайте ITIS 48,6—40,4 млн ел элек яшәгәнThe Paleobiology Database: Acipenser toliapicus Acipenser tuberculosus
Шулай ук карагыз
Мәрсинсыманнар
Төркем:Мәрсиннәр Төркем:Балыклар
de:Störe