Красногорское (, ) (1935 елга кадәр Святогорское, 1938 елга кадәр Барышниково) ― авыл, Удмуртиянең Красногорское районы муниципаль округы һәм 2021 елга кадәр Красногорское авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны ― 3855 (2021).ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ

География Авыл Удмуртия республикасының төньяк өлешендә, республика башкаласы Ижаудан төньякка таба 140 км, Глазов шәһәреннән көньякка таба 40 км ераклыкта, Чүпче елгасының сулъяк кушылдыгы Убыть елгасы ярында урнашкан. Әлеге елгада рәттән өч буа ясалган, авылның әйләнә-тирәсендә матур табигать, урманнар күп.

Сәгать зонасы Красногорское авылы, бөтен Удмурт Республикасы кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытны UTC өчен күчерү + 4:00 тәшкил итә.

Тарих Святогорское авылы рәсми рәвештә Вятка рухани консисториясе указы белән 1837 елның 1 апрелендә нигезләнә. Нократ губернасы Глазов өязе Сюрзян волостена караган. 1873 елда 10 хуҗалыкта 22 ир-ат, 29 хатын-кыз яшәве теркәлгән. 1891 елда авыл волость үзәгенә әйләнә. 1918 елның августында Советларга каршы кузгалган крестьяннар фетнәсен Глазовтан килгән Барышников җитәкчелегендәге Кызыл Гаскәр отряды бастыра. 1935 елда удмурт совет дәүләт эшлеклесе, КПССның Удмурт өлкә комитеты беренче секретаре (1937-1938) Степан Барышников (1894―1943) хөрмәтенә авылның исеме Барышниково итеп үзгәртелгән. Ул кулга алынгач (1938), хәзерге атама бирелгән. Наш район - Красногорский район

2021 елдан ― Красногорское районы муниципаль округы административ үзәге.

Халык саны Авылда район халкының яртысы диярлек (49.16 %) яши. Удмуртиянең эре торак пунктларындагы кебек, биредә яшәүче руслар белән удмуртларның саны бертигез күләмдә.

Икътисад «Ростелеком» ААҖ УР филиалы Шаркан трикотаж фабрикасы цехы Красногорское аптекасы № 24 Красногорское «Энергия» ҖҖЧ «Север» ҖҖЧ «Темп» ҖҖЧ «Удмуртавтодор» филиалы «Красногорский ДУ» Глазов электр челтәрләренең Красногорское бүлекчәсе «Удмуртгаз» Глазовгаз РОАО филиалы Красногорское газ участогы «Красногорское урманчылыгы» ДУ «Удмуртлес» ДУ филиалы «Красногорсклес»

Дин Православие

Шәхесләр Галерея

Искәрмәләр

Әдәбият Удмуртская Республика : Энциклопедия / гл. ред. В. В. Туганаев. — 2-е изд., испр. и доп. — Ижевск : Издательство «Удмуртия», 2008. — 768 с. — 2200 экз. — ISBN 978-5-7659-0486-2.

Сылтамалар Красногорский район. Официальный сайт ОМСУ Красногорского района Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Красногорское районы торак пунтлары Төркем:Удмуртия район үзәкләре