Алия Шаһиева, Алия Алмазбәк кызы Шаһиева (ире буенча Рязанова, , 1997 елның 15 декабре, Кыргызстан, Бишкәк) ― танылган рәссам, графист, иллюстратор. Кыргызстанның элекке (2011-2017) президенты Алмазбәк Атамбаевның кызы. 2016 елда (19 яшендә) ул шәхси күргәзмәсеннән кергән бөтен акчасын Даун синдромы булган балаларга ярдәм итүче хәйрия фондына җибәргән. Үзенең Кием коллекциясен булдырган. Шагиева Алия Алмазбековна — биография. Sputnik Кыргызстан, 28.01.2015

Тәрҗемәи хәле 1997 елның 15 декабрендә Бишкәктә Алмазбәк (1989-1997 елларда «Форум» фәнни-җитештерү фирмасы директоры, 2011-2017 елларда Кыргызстан президенты) һәм табибә Рәисә Атамбаевлар гаиләсендә туган. Бертуган абыйсы Кадыйрбәк (1993 елда туган; урта мәктәпне 2011 елда алтын медаль белән тәмамлаган, аннары Төркиядә укыган, Үзәк Азия Америка университетында бизнес белән идарә итү белгечлеге буенча бакалавр дәрәҗәсен һәм МГИМОда дәүләт-шәхси партнерлык юнәлеше буенча магистр дәрәҗәсен алган, китапларына Кадыр Асанбаев дип тамга салган) Кадыр Атамбаев об отце и братьях, о вере в Кыргызстан и о том, как он служил в армии. limon.kg, әтисенең беренче никахыннан туган абыйлары Сәетбәк (1976) Атамбаев Сеидбек Алмазбекович, биография. who.ca-news.org, Сәйтәк (1978) Атамбаев Сейтек Алмазбекович, биография. who.ca-news.org, игезәк апалары Диана (Солтанова), Динара (Чолпонкулова). Первая леди. Газета «De facto» № 4 от 24.01.2012 / стр. 8-9

Бишкәкнең 29нчы мәктәбен тәмамлаган. Әнисенең кыз фамилиясен (Шаһиева) алган. 27 фактов о дочери А. Атамбаева, которая никогда не пойдет в политику, не ест мясо и зарабатывает на картинах. limon.kg Вегетариан. Башта ветеринарлыкка укырга исәпләгән, аннары рәссам һөнәрен сайлаган. 2013 елда Кыргызстан Республикасының Т. Садыйков исемендәге Сәнгать академиясенә укырга кергән. Санкт-Петербургта Н. К. Рерих исемендәге сәнгать училищесында белем алган. Я буду спокойно доставать грудь где угодно Художница и дочь президента Киргизии борется за права женщин. Meduza

Иҗаты Кыргызстанда гына түгел, чит илләрдә дә танылган талантлы график-рәссам. 2016 елда Бишкәктә беренче шәхси «Метаморфозалар» күргәзмәсе ачылган. Каныкей Манасова. Алия Шагиева: Наше восприятие, ассоциации - это то, в чем мы свободны, это наше богатство. 24.kg}} Картиналар сатудан кергән барлык 200 000 сом күләмендәге акчаны Даун синдромы булган балаларга ярдәм итүче «Сантерра» хәйрия фондына юллаган. Дизайнер Татьяна Кан белән бергә үзенең кием линиясен чыгарган (ачкан). 2017 елның октябрендә Киевның «Триптих» галереясендә рәссамнар Айгөл Касыймова Как дизайнер Айгуль Касымова ведёт бизнес…һәм Алия Шаһиеваның «Күчмән хатыннар» (Кочевницы) темасына картиналар күргәзмәсе ачылган. 2018 елның июнендә Бишкәктә «Агым» (Поток) күргәзмәсен үткәрә, анда аның графика, рәсем, кулдан әвәләү һәм видео-арт буенча эшләре тәкъдим ителгән. 2019 елның ноябрендә Парижда «Бервакыт» («Once upon the time») исемле шәхси күргәзмәсе узган. Экспозициядә «ниндидер хисләрне, ниндидер мизгелләрне, ситуацияне чагылдыра торган эшләр тәкъдим ителә»,- дип язган рәссам үзенең Instagram битендә. 2021 елда балалар һәм өлкәннәр өчен «Дом честности» иҗат остаханәсе ачкан

Яраткан рәссамнарының берсе ― .

«Если честно» китабы, «Странный мир» җыры авторы.

Гаилә хәле Кияүдә, ире Константин РязановАлия Шагиева и обычный 22-летний программист Константин Рязанов познакомились…, 1992 елда Бишкәктә туган. Борис Ельцин исемендәге Кыргыз-Россия славян университетын тәмамлаган, һөнәре буенча программист. 2012 елда интернетта танышканнар. 30 кешелек туй ясаганнар. Улы Таир, кызы Аюна.

Искәрмәләр

Сылтамалар Алия Шагиева никогда не пойдёт в политику, не ест мясо и зарабатывает на картинах. Шагиева Алия Алмазбековна — биография.

Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Н. К. Рерих исемендәге Санкт-Петербург сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Кыргызстан рәссамнары