Рената Скотто (, 1934 елның 24 феврале, Савона, Италия) — итальян опера җырчысы (сопрано), театр режиссёры.
Тормыш юлы Рената Скотто Италиянең Савона шәһәрендә туа, анда унсигез елдан соң опера сәхнәсендә Джузеппе Вердиның «Травиата» сында Виолетта партиясендә дебют ясый. 1953 елдан Миланның «Нуово» театры сәхнәсендә чыгыш ясый, ә киләсе елда «Ла Скала» театры сәхнәсенә чыга. 1957 елдан Лондонда чыгыш ясый («Мәхәббәт эчемлеге»ндә Мими, Адина партияләре). Җырчы өчен 1957 елдагы Эдинбург фестивале уңышлы була, анда ул «Сомнамбула»да Амина партиясендә Мария Калласны алыштыра. Скоттоның җырчы буларак формалашуына испан җырчысы һәм педагог Мерседес Льопарт зур йогынты ясыйСлавный юбилей: Ренате Скотто — 75 .
1964 елда Рената Скотто «Ла Скала» театры белән бергә беренче тапкыр Мәскәүгә гастрольләргә килә, анда «Лючия ди Ламмермур» операсында җырлый.
1965 елдан Рената Скотто «Метрополитен Опера» театры белән хезмәттәшлек итә (төп партиядә «Мадам Баттерфляй»да дебют), анда 1987 елга кадәр чыгыш ясый («Трубадур»да Лючия, Леонора, «Дон Карлос»та Елизавета, Дездемона партияләре). Ул Мюнхенда, Берлинда, Чикагода җырлый (1960 елдан, Мими партиясендә дебют), берничә тапкыр «Арена ди Верона» фестивалендә чыгыш ясый (1964—1981).
Скотто репертуарында шулай ук драматик пландагы партияләр була — Норма, Леди Макбет, Амилькаре Понкьеллиның «Джоконда» операсында Джоконда. 1992 елда «Роза кавалеры»нда Маршальша партиясен башкара (Массимо Беллини театры, Катания), 1993 елда «Флоренция музыкаль май» фестивалендә Франсис Пуленкның «Кеше тавышы» монооперасында чыгыш ясый. 1997 елда Мәскәүдә камера программасы белән чыгыш ясый. Рената репертуарында барлыгы кырыктан артык роль бар.
2011 елда Рената Скотто Санкт-Петербургта узган Чайковский исемендәге Халыкара конкурсның вокалистлар ярышлары жюрисы составына керәРенате Скотто в жюри конкурса имени Чайковского не хватило «интернациональной составляющей» ИТАР-ТАСС, 28.06.2011Как на конкурсе Чайковского судит оперная прима Рената Скотто «Российская газета» № 5515 (139) от 30 июня 2011 г..
Ренатаның яраткан рус композиторы — Михаил Иванович ГлинкаРената Скотто: «На фото из спектакля „Жизнь за царя“ я похожа на русскую женщину» .
Хәзерге вакытта Рената Скотто АКШта яши, әмма күп вакытны Европада үткәрә, театр спектакльләрендә режиссер сыйфатында катнаша, Римда Санта-Чечилия музыка академиясендә укыта.
2011 елның 27 февралендә Скотто «Met Legends» бүләгенә лаек була.
Режиссёр эшчәнлеге Метрополитен Опера, Арена ди Верона, Флорида опера театрында (Майами), Фин милли операсында, Катания шәһәре театрында, Лирик операда (Чикаго), Сантьяго, Афина һәм башка шәһәрләр театрларында опера спектакльләрен куя.
«Норма» (Фин милли операсында куелыш) «Мадам Баттерфляй» (Метрополитен Опера, Арена ди Верона, Флорида Гранд Опера, Палм Бич Опера) «Пират» (Катания, 1993) «Валли» (Даллас, Берн) «Травиата» (Нью-Йорк Сити Опера, 1995) «Богема» (Чикаго 2007 и Палм Бич Опера 2009) «Турандот» (Афины 2009) «Сомнамбула» (Катания, 1994; Майами и Мичиган 2008) «Лючия ди Ламмермур» (Салоники 2004) «Адриана Лекуврёр» (Сантьяго 2002) «Un ballo in maschera» (Чикаго 2010)
Бүләкләр
Изге Михаил Премиясе (1994) 1995 елда «Нью-Йорк Сити Опера» өчен «Травиата» телекуелыш өчен «Эмми» премиясе. Opera News Award 2006.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Рената Скотто Бельканто.ру сайтында «Оперный клуб» с участием Ренаты Скотто. Радио «Эхо Москвы», 10.09.2006 Annual Opera News Award Now Playing at the D.M.V.: Renata Scotto New York Times, 19 июня 2005
Renata Scotto — Accademia Nazionale di Santa Cecilia Rome Opera studio. Accademia Nazionale di Santa Cecilia Rome
Төркем:Сопранолар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:XXI гасыр опера режиссерлары Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1934 елда туганнар Төркем:24 февраль көнне туганнар