Диспрозий (, Dy) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 66. лантаноид; сирәк очрый торган көмешсу-соры металл. Табигатьтә саф килеш очрамый, әмма кайсыбер минераллар, мәсәлән, ксенотима составына керә.
Символы Диспрозий элементының символы - Dy (Диспрозий дип укыла).
Үзенчәлекләре
Физик Диспрозий — көмөшсу-соры металл. 1384 °C градустан түбән температурада тотрыклы, α-модификациясе гексагональ тыгыз уратылган рәшәткәле; эрү температурасы — 1407 °C, кайнавы — 2567 °C, тыгызлыгы 8551 кг/м3. Тышкы электрон катламы конфигурациясе 1s² 2s²p 2^6 3s² 3p^6 4s² 3d^4p 10^6 5s² 4d^5p 10^6 6s² 4f^10. Ферромагнетик, Кюри ноктасы 88,3 К.
Химик үзенчәлекләре Берләшмәләрдә оксидлашу дәрәҗәсе +3. 20 °C температуралы һавада металлик диспрозий әкрен оксидлаша.
Металлик диспрозий җылытканда галогеннар, азот, водород белән реакциягә керә. Минераль кислоталар (HF-нан тыш) катнашып Dy (III) тозлары барлыкка китерә, селте эретмәләре белән үзара катнашмый.
Табигатьтә Диспрозий лантаноид ятмаларында чыгарыла, шуларның иң зурлары Кытай Халык Республикасы, Америка Кушма Штатлары, Вьетнамда, Әфганстанда, Рәсәйдә (Кольск ярымутравында), Кыргызстанда, Австралиядә, Бразилиядә, ҺиндстандаЧто такое МИНерАЛЬНЫЕ РЕСУРСЫ: РУДЫ РЕДКИХ МЕТАЛЛОВ // Энциклопедия Кольера. Тын Океан утравының Минамитори утравында, бары тик Япониянең икътисади зонасында, җирдә сирәк очрый торган минераллар урнашкан тирән су ятмаларында аның запаслары ярыйсы ук зурThe tremendous potential of deepsea mud as a source of rare-earth elements // nature.com.
Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).
Төркем:Химик элементлар