Россия Югары Советы куып таратылуы (, «1993 елдагы Октябрь фетнәсе», «1993 елдагы Октябрь күтәрелеше», «1993 елдагы Ельцин түнтәрелеше», «Ак йортны атыш», «Советлар йортны атыш», «1400 указы») — 1993 елның 21 сентябрь — 4 октябрьдагы Россия Федерациясендәге эчке сәяси конфликты.

1992 елда башлаган конституцон кризис нәтиҗәсендә килеп чыккан. Конфликт нәтиҗәсе — Мәскәү урамнарындагы кораллы бәрелешләре (президент рәсми чыганаклар буенча бәрелешләр нәтиҗәсендә 157 кеше һәлак булган, 348 кеше яраланган, парламент чыганагы буенча 10 меңгә кадәр кеше вафат) белән 1917 елдан гамәлдә булган «совет хакимият моделе»нең көчләп туктату. Бәрелешләр сәбәпләре Конфликт сәбәбе: президент Ельцин канунсыз рәвештә Россия парламентын — 1400 санлы фәрманны чыгарган; шушы указга нигезләнеп РФ Югары Советы, РФ Халык депутатлары җыены эшчәнлекләре туктатыла, яңа хакимият органы ― Дәүләт Думасына сайлаулар көне итеп 11-12 декабрь көннәре билгеләнә. РФ Югары Советы бу указның конституциягә каршы, канунсыз булуын танып, вице-президент Руцкойны президент итеп сайлаган.

1993 елның 24 сентябрендә Конституция Мәхкәмәсе Ельцин гамәлләрен Конституциягә туры килмәгәнлеген дип таба (РФ Конституциясенең 121-6 статьясына һәм «РСФСР президенты турында» законның 6 статьясына нигезләнеп, «РФ Президенты вәкаләтләре ‹...› дәүләт хакимиятенең законлы төстә сайланган теләсә кайсы органын тарату яки эшчәнлеген туктатып тору өчен файдаланыла алмый, югыйсә алар кичекмәстән туктатыла»).

Канлы бәрелеш Ике хакимият органы көрәшендә хәрби көчләр Ельцинны яклагап, кораллы бәрелеш нәтиҗәсендә парламентны куып таратканнар.

Кыска вакытлы ватандашлар сугышыннан соң барлык парламент җитәкчеләре кулга алынган (бер ел үткәч алар азат ителә); оппозицион, милләтчел карашлы оешмаларның басма органнары эшчәнелеге туктатылган.

Нәтиҗәләр Баш нәтиҗәсе — парламент вәкаләтләрен киметү. 1993 нең 25 декабрендә көчкә кергән конституциягә нигезләнеп илдә көчле президент хакимиятле, ике пулатлы парламентлы катнаш республика урнашлтырыла.

Татар әдәбиятында

Ринат Мөхәммәдиевнең «Утлы таба өстендә» (1995) атлы документаль повесте 1993 ел вакыйгаларына нигезләнеп язылган.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Россиядә 1993 елгы конституцион кризиска 20 ел Октябрь 1993. Хроника переворота 1400 указы тексты Халык депутатлары советының «Россия ватандашларына» мөрәҗәгате, 04.10.1993 Видеоязмалар Хроники Октября 1993 года «Хроника 3 октября 1993 года — Документальные кадры с места событий.» Октябрь 1993 (расстрел Белого Дома) видеохроника

Төркем:Мәскәү тарихы Төркем:Россия тарихы Төркем:Россия бәрелешләре