Дала каракошы () — карчыга кошлар семьялыгының каракошлар ыругыннан ерткыч кош.

Тасвир Гәүдә озынлыгы 60–85 см, канат озынлыгы 51–65 см, авырлыгы 2,7–4,8 кг. Тешеләр иркәкләрдән зуррак була.

Дала каракошы төньякта күчмә, ә көньякта утрак кош. Көньяк Себер, Урта Азия, Африка һәм Һиндстанда оя кора. Россия һәм Татарстанда очрый.

Төркем:Каракошлар