Зур Эт йолдызлыгы () — көньяк ярымшардагы йолдызлык, Орионнан көньяк-көнчыгышта урнаша; күк йөзенең иң якты йолдызы Сириусны эченә ала. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары декабрь–гыйнвар айларында була. Россиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.

Йолдызлар Зур Эт α — Сириус (, — «якты» яки «эссе көн»), −1,46 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җирдән 8,6 яктылык елы ераклыкта урнаша һәм аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 23 тапкып артыграк. Шуңа күрә ул күк йөзендә иң якты йолдыз булып тора.

Зур Эт β — Мирзам ( мирзам — «өндәүче» яки мурзим — «бәй», ) — +1,98 күренмә йолдызча зурлыктагы аклы-күкле якты зур йолдыз. Җирдән якынча 500 яктылык елы ераклыкта тора.

Зур Эт γ — Мөхлифәйн ( мөхлифәйн — «этнең күзе», ) — +4,11 күренмә йолдызча зурлыктагы аклы-күкле якты зур йолдыз. Җирдән якынча 402 яктылык елы ераклыкта тора.

Зур Эт δ — Вәзен ( вәзн — «авырлык»Вәзен — үлчәү. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 55., ) — йолдызлыкның яктырыш буенча өченче йолдыз. Бу +1,83 күренмә йолдызча зурлыктагы сарылы-аклы үтә зур йолдыз. Җирдән якынча 1800 яктылык елы ераклыкта тора.

Зур Эт ε — Газараэ ( әл-‘әҙара’ — «гыйффәтле кызлар»Газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 67., ) — +1,51 күренмә йолдызча зурлыктагы күк якты зур йолдыз. Җирдән якынча 430 яктылык елы ераклыкта тора. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 20 000 тапкыр артыграк, ә өслегенең температурасы 25 000 К тәшкил итә.

Зур Эт ζ — Фуруд ( фуруд — «ялгыз», «аерылган»)— +3,02 күренмә йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Җирдән якынча 336 яктылык елы ераклыкта тора. Зур Эт ζ A — баш эзлеклелектәге аклы-күкле йолдыз үзенең күренмәс иптәше Зур Эт ζ B белән гомуми масса үзәге тирәсендә 675 көн эчендә әйләнеп чыгалар.

Зур Эт η — Әлгазраэ ( әл-‘әҙра — «гыйффәтле кыз»Газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге., ) — +2,45 күренмә йолдызча зурлыктагы күк үтә зур йолдыз. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 300 000 тапкыр артыграк, ә өслегенең температурасы 22 000 К тәшкил итә.

Зур Эт VY — бәлки иң зур һәм иң якты йолдызлардан берсе йолдыз, гадәттән тыш зур йолдыз. Аның радиусы 1420 Кояшныкына (≈17–19 а.б.) тигез, әмма массасы зур түгел — 30–40 Кояшныкы. Шуңа күрә аның тыгызлыгы гадәттән тыш түбән һәм 0,000005–0,00001 кг/м³ тәшкил итә. Җирдән 5000 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Әл-Газараэ яки «Гыйффәтле Кызлар» йолдызлар төркеме Мөхәммәд әл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә Зур Эт ε — Әүвәл әл-Газраэ (Беренче Кыз), ο² — Сани әл-Газраэ (Икенче Кыз), δ — Салис әл-Газраэ (Өченче Кыз), η — Рабигъ әл-Газраэ (Дүртенче Кыз)Әүвәл — беренче; сани — икенче; салис — өченче; рабигъ — дүртенче; газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. гарәп исемнәре йөртәләр, ә берлектә — әл-Газараэ (Гыйффәтле Кызлар).

Тарих һәм исемнәр Зур Эт — борынгы йолдызлык, эткә охшаган якты йолдызлар төркеме Сириус йолдызы тирәсендә оешты. Борынгы греклар карашлары буенча бу Орионның яки Икарийның эте. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы («эт») сүзене Кәлбеләкбәр ( әл-кәлб әл-әкбәр — «зур эт»Кәлб — эт; әкбәр — өлкәнрәк, иң бөек, иң өлкән, иң зур, иң дәү. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.) сүзләре белән тәрҗемә иткәнЗвездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 184..

Искәрмәләр

Төркем:Йолдызлыклар