Бүребай (, ) ― Башкортстанның Хәйбулла районындагы авыл (2004 елга кадәр ― шәһәр тибындагы бистә), Бүребай авыл җирлегенең административ үзәге. Уфадан көньяк-көнчыгышка 509 км һәм район үзәге Акъярдан төньякка 12 км ераклыкта, Урал аръягы тигезлегендә урнашкан. Якында Таналык елгасы ага. 2010 елның 14 октябренә халык саны 4553 кеше тәшкил иткән.

Почта индексы — 453821, ОКАТО коды — 80255824000. ИФНС коды — 0267.

Тарих Авылга (хәзерге Зилаер районы) Сабыр авылыннан чыккан кешеләр нигез салган. Авыл йорт старшинасы Бүребай Тулбай улы Сабировның (1777—1855) исемен йөртә.

Этимология Беренче версия буенча, бүреләргә бай җирлек булу сәбәпле шулай аталган. Икенче версия буенча, авыл исеме Бүребай шәхси исеменнән килеп чыккан. Хисамитдинова Ф. Г., Сиразитдинов З. А. Русско-башкирский словарь справочник названий населённых пунктов Республики Башкортостан. — Уфа: Китап, 2001. — С. 287. — 320 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-88185-205-4.

РСФСР Югары Советы Президиумының 1938 елның 4 декабрендәге указы белән Башкорт АССРның Хәйбулла районы Бүребай авылы эшче поселоклары категориясенә кертелгән: Башкорт АССРның Хәйбулла районы Бүребай авылын эшчеләр поселогы категориясенә кертергә, элеккеге исемен саклап калырга.

Бүребай эшчеләр поселогы составына Юша, Пятилетка, Сибаево авылларын, Рудникны һәм Акъяр иген совхозының үзәк усадьбасын кертергә.

Географик урыны Ара Административно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7. Район үзәгенә (Акъяр) кадәр ― 12 км Якындагы тимер юл станциясенә (Сара) кадәр ― 60 км

Танылган шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1884 Баймөхәммәт Тугызбаев «Рәсүлия» мәдрәсәсе religious person 1965 Уфа 1939-06-13 Bariy Galeevitsj Iljasov Мәскәү авиация институты галим Уфа дәүләт авиация техник университетыR.R. Mavliutov Institute of Mechanics of the Ufa Federal Research Centre 2025-02-18 1941-10-19 Игорь Бикбулатов Уфа дәүләт нефть-техника университеты химик СтәрлетамакУфа дәүләт нефть-техника университеты 2026-02-14

Барый Гали улы Ильясов (13 июнь 1939 ел) — галим-инженер-электромеханик, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (2006), техник фәннәре докторы (1983), профессор (1985), РФ (1994) һәм БР (1990) атказанган фән һәм техника эшлеклесе.

Халык саны

Предприятиеләр Бүребай ЯАҖ. Халькопирит (бакыр колчеданы), алтын, көмеш табу белән шөгыльләнә. Бүребай // Geektimes

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Хәйбулла районы торак пунктлары Төркем:Башкортстанның элекке шәһәр тибындагы бистәләре Төркем:1837 елда нигезләнгән торак пунктлар