Прибельский (, ), 1961 елның 14 мартына кадәр Шикәр заводы бистәсе () ― Башкортстанның Кырмыскалы районында урнашкан торак пункт, авыл (2005 елга кадәр шәһәр тибындагы бистә). Прибельский авыл советы авыл җирлеге административ үзәге. 2002 елда халык саны 4 959 кеше, 2021 елда 4 241 кеше тәшкил иткән. Почта индексы — 453012, ОКАТО коды — 80235851001.
Тарих Бистә 1942 елда барлыкка килә һәм шикәр заводы төзелеше белән бәйле. СССРның азык-төлек сәнәгате халык комиссариаты карары буенча Башкортстанда беренче шикәр заводы төзү турында карар кабул ителә. 1950 елның 31 декабрендә Карлыман шикәр заводының беренче продукциясе алына. Завод белән бергә яңа торак пункт — Шикәр заводы поселогы төзелә. 1951 елда 400 урынга урта мәктәп, 13 торак йорт, 60 урынга балалар бакчасы, икмәк пешерү пекарнясы – ашханә, төп завод корпусы, насос станциясе сафка кертелә, кагат кыры төзекләндерелә, ярдәмче хуҗалыкка нигез салына. 1952 елда Карлыман сөт-консерв комбинаты төзелеше тәмамлана. Поселокның беренче урамы Чапаев урамы була. 1961 елның 14 мартында Шикәр заводы поселогы Прибельский дип үзгәртелә.
2005 елга кадәр әлеге торак пункт шәһәр тибындагы бистә статусына ия булган.
Географик урыны Агыйдел елгасының сул ярында, Куйбышев тимер юлының Шикәр заводы тимер юл станциясеннән 5 км ераклыкта (Уфа – Ырынбур линиясендә) урнашкан. АраАдминистративно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7. Район үзәгенә (Кырмыскалы) кадәр – 24 км. Якындагы тимер юл станциясенә (Шикәр заводы) кадәр – 5 км.
Халык саны
Сәнәгать Торак пункт предприятиеләре авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Карлыман шикәр заводы (эшләми). Карлыман сөт-консерв комбинаты (җитештерүчәнлеге елына 22 млн банка сөт консервалары, 400 тонна терлек мае, 1400 тонна тулаем сөт продукциясе).
Шәхесләр
Эльвина Әхнәф кызы Салихова (1973), филология фәннәре докторы (2008), УГАТУ профессоры. Искәрмәләр
Сылтамалар Совет муниципальных образований Республики Башкортостан
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем: Кырмыскалы районы торак пунктлары Төркем:Башкортстанның элекке шәһәр тибындагы бистәләре