Төяләс (, ), 2004 елга кадәр Худолаз ― Башкортстанның Сибай шәһәре шәһәр округы составына керүче торак пункт, авыл (1998―2004 елларда шәһәр тибындагы бистә). Төяләс авыл советы авыл җирлегенең административ үзәге. 2021 елда халык саны 626 кеше (2010 елда 1075 кеше, 2002 елда 1062 кеше) тәшкил иткән. Почта индексы — 453845, ОКАТО коды — 80443820001.
Тарих 1998 елда торак пункт шәһәр тибындагы бистә категориясенә кертелә һәм поселок советы үзәге була.
2004 елның 17 декабрендәге 125-З номерлы «БРның административ - территориаль төзелешендә үзгәрешләр турында»гы закон нигезендә Төяләс штб авыл торак пункты категориясенә кертелә, ә поселок советы Төяләс авыл советы була.
Географик урыны Башкортстанның көньяк-көнчыгышында, Төяләс елгасы янында, Көньяк Уралның Ирәндек тау сырты янында, Сибай шәһәреннән 15 км төньяк-көнбатышта урнашкан. Ара Административно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7. Район үзәгенә (Сибай) кадәр – 15 км. Якындагы тимер юл станциясенә (Сибай) кадәр – 15 км.
Халык саны
Дин 2009 ел ахырында авылда «Нур» мәчете ачылган.
Икътисад Төяләс озак вакыт Сибай шәһәренең шәһәр төзүче предприятиесе булган Бакыр-күкерт комбинатының ярдәмче хуҗалыгы ролен үтәгән. 1990-еллар ахырында Төяләстә кавын үстергәннәр. Финанс кризисы җирле ярдәмче хуҗалыкны җимерә. «Туяляс» агрофирмасы «Степное» ҖЧҖ Шәхси эшмәкәр Агеев
Искәрмәләр
Сылтамалар Совет муниципальных образований Республики Башкортостан
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Сибай шәһәр округы торак пунктлары Төркем:Башкортстанның элекке шәһәр тибындагы бистәләре