«The Witcher 3: Wild Hunt» () — action/RPG жанрындагы санак уены, Ләхстанның CD Projekt RED студиясе тарафыннан эшләнгән. 2015 елның 19 маенда Windows, PlayStation 4 һәм Xbox One, 2019 елның 15 октябрендә Nintendo Switch өчен чыгарылган. 2022 елның 14 декабрендә уен PlayStation 5 һәм Xbox Series X/S өчен чыга. «The Witcher» (2007) һәм «The Witcher 2: Assassins of Kings» (2011) уеннарының дәвамы булып тора. Бу Ләхстан язучысы Анҗей Сапковский тарафыннан булдырылган «Ведьмак» китаплар сериясенең әдәби галәмендә барган өченче уен, шулай ук Ривиядән Геральт маҗаралары турында сөйләгән соңгы уен.

Уен стиле — фэнтези. Дөнья славян мифологиясенә нигезләнгән. Уен Ривиядән Геральт, монстрлар аулаучы турында сөйли. Аның үги кызы Цири куркыныч астында, чөнки аны Кыргый Ау — серле теге дөнья көче эзли, аның сере уен барышында ачыла. Сюжетның күп детальләре Сапковский язган китапларга сылтама бирә, әмма сюжет уеннар сериясенең беренче ике өлеше белән бәйле булып кала һәм беренче уен башлаган трилогияне тәмамлый. Алдагы уеннардан аермалы буларак, «The Witcher 3» эшчәнлеге ачык дөньяда бара һәм заказларны үтәү һәм әйләнә-тирә мохитне өйрәнү өчен Геральтның сугыш һәм детектив күнекмәләрен куллануга игътибар итә. Болар барысы да — күп дәрәҗәле төп квестның күп икенчел миссияләр белән өлеше. Уен 36 төрле тәмамлану белән башкарыла ала. Уен өч ел ярым эчендә зур Көнбатыш студияләренең AAA-уеннары бюджетына якын бюджет белән эшләнгән.

Релиздан бер елдан да кимрәк вакыт эчендә 10 миллионнан артык күчермә сатылган. Уен зур танылу һәм коммерция уңышы алган.The Witcher 3: Wild Hunt for PC ReviewsBloodworth, Daniel The Witcher 3: Wild Hunt Review Ул рекордлы санда «Ел уены» бүләкләрен яулыйJonathan Leack. The Witcher 3 Has Won More Game of the Year Awards Than Any Other Game һәм яңа action/RPG-уеннарының сыйфатын бәяләү өчен үрнәк буларак индустрия уенчылары һәм профессионаллары тарафыннан даими кулланыла торган жанрның яңа эталоны булып санала. 2015 елның октябрендә һәм 2016 елның маенда ике өстәмә чыгарыла: «Hearts of Stone» һәм «Blood and Wine». 2017 елның җәендә гвинт карта мини-уенына тулысынча багышланган видеоуен эшли башлый — «Gwent: The Witcher Card Game»

Искәрмәләр

Төркем:Санак уеннары Төркем:«Ведьмак» Дөньясы Төркем:2015 елгы санак уеннары Төркем:CD Projekt RED тарафыннан эшләнгән санак уеннары Төркем:Китап мотивлары буенча санак уеннары Төркем:Фэнтези жанрындагы санак уеннары Төркем:Ачык дөньялы санак уеннары