Пешаварда террор гамәле () ― 2023 елның 30 гыйнварында Пешавар шәһәренең (Пакистан Ислам Җөмһүриятенең Хайбер-Пахтунхва провинциясе) шигый мәчетендә көндезге өйлә намазы вакытында террорчы – үз-үзен үтерүче тарафыннан кылынган террор гамәле. Шартлаткыч шартлау нәтиҗәсендә, ким дигәндә 81 кеше һәлак булган һәм 170тән артык кеше яраланган. Death toll from blast in Pakistan mosque rises to at least 100 as country faces ‘national security crisis’
Алтарих XX гасыр ахырында һәм XXI гасыр башында Төньяк-Көнбатыш Пакистан еш кына исламчылар һөҗүмнәренә дучар була. 2004 елда аларның һөҗүмнәре фетнәгә әверелә. Пешаварда элек тә террор гамәлләре булып торган, шул исәптән , һәм елларда шигый мәчетендә булган.
Вакыйга Террор гамәле Пакистан Ислам Җөмһүриятенең (2010 елга кадәр ― Төньяк-Көнбатыш чик буе) провинциясенең административ үзәге Пешавар шәһәренең шигый мәчетендә өйлә намазы вакытында булган.
Шигый мәчете хәвеф-хәтәрдән куркынычсызлыкны тәэмин итү булдырылган көчле комплекста урнашкан, ул үз эченә провинциаль полиция штаб-фатирын һәм терроризмга каршы көрәш бүлеген ала.
Террорчы – үз-үзенә кул салучы күп санлы баррикада, полиция хезмәткәре яныннан уза алган. Өйлә намазы вакытында мәчет эчендә 300дән 400гә кадәр полиция хезмәткәре дә булган.
Намаздагыларның беренче рәтендә утырган кеше киеменә яшерелгән шартлаткычны эшләтеп җибәргән, дип фаразлана. Көчле шартлаудан мәчет диварының бер өлеше җимерелгән һәм дога кылучылар өстенә төшкән. 80нән артык кеше һәлак булган, ике тапкыр күбрәк кеше яраланган; зыян күрүчеләрнең 90 % ы – полиция хезмәткәре.
Ун яралы авыр хәлдә Пешавардагы Леди Ридинг хастаханәсенә китерелгән. Теракт в Пакистане: взрыв в мечети в Пешаваре унес жизни 17 человек (видео)
Террорчы – үз-үзенә кул салучының шәхесе ачыкланмаган.
Мөнәсәбәт белдерү Талибан Шартлау көнендә бер генә төркем дә террор гамәле өчен җаваплылыкны үз өстенә алмаган, әмма һөҗүм Пакистан тарафыннан башкарылган булырга мөмкин, дип фаразлана. Террор һөҗүменнән соң ук Пакистан Талибанының түбән дәрәҗәдәге ике түрәсе мәчеткә һөҗүм Омар Халид Хорасанины үтергән өчен үч алу булган, дип белдергән. Соңрак төркем үз вәкиле аша торрор гамәлендә үзенең катнашы булуын кире каккан.
Пакистан Пакистан премьер-министры һөҗүмне тәнкыйть итә, «террорчылык ислам белән туры килми һәм бөтен Пакистан террорга каршы чыга», дип белдерә. Илнең элекке премьер-министры , шартлауны тәнкыйть итеп: «террорчылык куркынычы белән көрәшү өчен разведка мәгълүматларын җыюны яхшыртырга һәм полиция көчләрен тиешенчә коралландырырга кирәк», дип әйтә.
Пакистанның кайбер танылган шәхесләре, аерым алганда, Хәмзә Али Аббаси, Нәсим Шаһ, Кәмран Әкмал, Мөхәммәт Хафиз, Әхмәт Шаһзад, Бабар Азам, Аднан Сиддики, Саба Камар шартлауны тәнкыйть итә.
Дөнья реакциясе АКШның Исламабадтагы илчелеге һөҗүм корбаннары гаиләләренең кайгысын уртаклашкан.
Европа Берлеге, һөҗүмне каты тәнкыйтьләп, вафат булучылар өчен кайгыра һәм яраланганнарның тизрәк савыгуын тели.
Согуд Гарәбстаны тышкы эшләр министрлыгы үз иленең «гыйбадәт кылу урыннарына һөҗүм итүне, кешеләрне куркытуны һәм гаепсез кан түгүне кире кагуын һәм террор алдында Пакистанга теләктәш булуын» белдерә.
Канада премьер-министры Джастин Трюдо: «Канадалылар Пешаварда дин тотучыларга карата коточкыч террор һөҗүмен каты тәнкыйть итә», дип белдерә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз Лахордагы террор гамәле (март, 2016) Шулай ук карагыз Пакистанда ислам Төркем:Террор гамәлләре Төркем:2023 ел Төркем:30 гыйнвар Төркем:Пакьстан тарихы