Локман Гайсин, Локман Мәсәлим улы Гайсин (1908 елның 8 марты, Күбәк — 1988 елның 14 декабре, Күбәк) — 112-нче Башкорт атлы төмәне яугире, гвардия сержантыГАЙСИН Лукман Мусалимович.
Тәрҗемәи хәле Локман Мәсәлим улы Гайсин 1908 елның 8 мартында хәзерге Башкортстан Республикасының Бүздәк районы Күбәк авылында туган. Кызыл Армия сафына 1941 елда Бүздәк район хәрби комиссариаты тарафыннан алынаГайсин Л. М. .
Хәрби юлы 62-нче гвардия атлы полкының 76 миллиметрлы пушкалар батареясының төзәүчесе булып хезмәт итә. 1942 елда Курск өлкәсенең «Кызыл Яр» колхозы өчен алышта, шулай ук 1943 елда Украина ССРның Чернигов өлкәсе Клочково авылы янындагы яуда, 1945 елда Польшаның Радевишт пунктын һәм Алманиянең Бранденбург шәһәре янындагы бәрелешләрдә үзенең батырлыгы, кыюлыгы, тизлеге белән башкалардан аерыла. Ике тапкыр җиңелчә яралана. 1946 елда демобилизацияләнә һәм туган авылында эшли. 1988 елның 14 декабрендә вафат була, туган авылы Күбәктә җирләнә.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре Бүләк турында документлары
Кызыл Йолдыз ордены (1943 ел) «Хәрби хезмәтләре өчен» медале (1943 ел) «Батырлык өчен» медале (1945 ел) II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1945, 1985 еллар)
Искәрмәләр
Сылтамалар
ГАЙСИН Лукман Мусалимович Память народа. Гайсин Лукман Мусалимович
Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүчеләр