Абба Ковнер (туганда — Абель Ковнер; 1918 елның 14 марты, Ашмяны — 1987 елның 25 сентябре, Исраил, Эйн-ха-Хореш кибуцы) — Исраил шагыйре һәм прозаигы, Вильнүс геттосы подпольщигы, партизан, 1970 ел өчен Исраил Дәүләт премиясе лауреаты. Яһүд һәм идиш телләрендә язган.
Тәрҗемәи хәле Абель Ковнер 1918 елның 14 мартында (иске стиль буенча) АшмяныдаИрина Гузенберг «Где родился Аба Ковнер?» тире сатучы Израиль Михелевич Ковнер һәм Рухля Берковна Таубман гаиләсендә туган. Аның Гдалья һәм Михл исемле абыйлары булган. 1927 елның 9 сентябрендә әнисе һәм энесе белән Ашмяныдан Вильнага күченгән (анда бераз элегрәк әтисе һәм өлкән абыйсы урнашкан), 1935 елга кадәр яһүд телендә укыту белән «Тарбут» шәхси гимназиясендә укыган (алты сыйныфны тәмамлаган). Шунда ук Ха-шомер ха-цаир сул сионист оешмасына кергән.
Абба Ковнер — Исраил сәясәтче-коммунист Меир Вильнерның туганнан туган абыйсы.
1939 елның октябрендә Стефан Баторий университетының сәнгать факультетының беренче курсына ирекле тыңлаучы () буларак кабул ителгән. Бер үк вакытта 1939 елның 15 декабрендә «Тарбут» укытучылар курсларына укырга кергән. Аларны 1940 елның 18 апрелендә тәмамлаган.
1942 елның гыйнварында Вильнүс геттосында «Берләшкән партизан оешмасы» () оештырылган. Аны Ицик Витенберг, Иосиф Глазман һәм Аба Ковнер җитәкләгән.
1943 елның 15 июлендә Ицик Витенберг бөтен геттоны юк итү куркынычы астында алманнарга бирелергә мәҗбүр булган. Шуннан соң Абба Ковнер подполье җитәкчесе булган.
1943 елның сентябрендә геттоны бетергәндә Ковнер берничә сугышчысы белән Рудник урманнарына киткән. Анда ул үз командалыгы астында яһүд партизан отрядын оештырган. Аңа Вильнүс геттосы сугышчылары һәм «Некама» («Үч») бригадасы кергән. Отрядта Ковнер үзенең булачак хатыны Витка Кемпнер белән танышкан.
Сугыштан соң Сугыш тәмамланганнан соң «Нокмим» («Үч алучылар») диверсантлар төркемен оештырган. Төркем Европада нацистларны үтергән. Гамбург, Мүнхен, Франкфурт һәм Нүрнбергта суүткәргечне агулау буенча «А планын» әзерләгән; соңыннан «Б планын» (союздашлар лагерьларында әсир эсэсчыларны бетерү) тормышка ашырырга тырышкан.
Шулай ук яһүдләрне Фәләстингә җибәрү белән шөгыльләнгән «Бриха» оешмасында эшләгән. 1945 елның ахырында Фәләстингә легаль булмаган рәвештә килгән, Бен-Гурион һәм Хаим Вейцман белән сөйләшүләр алып барган, Европага агу белән кайту юлында Британия хакимиятләре тарафыннан кулга алынган һәм Каһирә төрмәсенә ябылган. Азат ителгәннән соң яңадан Фәләстингә килгән һәм Эйн-ха-Хореш кибуцына кергән.
Шул ук вакытта, 1946 елның 13 апрелендә ул оештырган төркемнең өч әгъзасы Нүрнберг янындагы «Stalag 13» хәрби әсирләр лагеренда булган 12 мең Алмания хәрби әсирләре (башлыча эсэсчылар) өчен икмәк агулаган. Нәтиҗәдә, 2200дән артык хәрби әсир зыян күргән. Аларның 207се сырхауханәгә салылган, әмма үлем очраклары булмаган .
Бәйсезлек өчен сугыш вакытында Гивати бригадасы составында сугышкан, бригаданың көндәлек хәрби битен мөхәррирләгән. Ул язган листовкаларда мисырлыларны «кара еланнар» һәм «этләр» дип атаганDina Porat, The Fall of a Sparrow: The Life and Times of Abba Kovner (Palo Alto, Stanford University Press, 2009). стр. 245—250 ISBN 978-0-8047-6248-9..
1961 елда Абба Ковнер нацист җинаятьчесе Адольф Эйхман эше буенча хөкемдә шаһит булган.
Исраил язучылар берлеге рәисе булган. М. Анелевич истәлеге музеена һәм Диаспора Музеена нигез салучыларның берсе.
1983 елда Синай Лайхтер һәм Аарон Виньковецкий белән бергә Иерусалимдагы яһүд университеты эгидасы астында идиш телендә яһүд халык җырларын җыю һәм бастырып чыгару буенча күп томлы проектын башлаган.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Севастополь: 90-летие Аббы Ковнера… Abba Kovner in Jewish Virtual Library Гендельман Д. Месть История Государства Израиль, 2007-07-25 Beyond the Corporeal, Abba Kovner’s Life Story, Dina Porat, Am Oved and Yad-Vashem, 2000, ; инглизчә версиясе: The Fall of a Sparrow, The Life and Times of Abba Kovner, Stanford UP, 2009.
Төркем:Исраил Дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Бялик исемендәге премия лауреатлары Төркем:Бренер премиясе лауреатлары Төркем:«Пальмах» сугышчылары Төркем:Шагыйрьләр Төркем:Идиш телендә шагыйрьләр Төркем:Яһүд телендә шагыйрьләр Төркем:Исраил шагыйрьләре Төркем:Яһүд телендә язучылар Төркем:Бөек Ватан сугышы партизаннары Төркем:Холокосттан исән калганнар Төркем:Берләшкән партизан оешмасы әгъзалары Төркем:Ха-шомер ха-цаир