Наиф Акмал, Наиф Нәҗип (Әхмәтнәҗип) улы Акмалов (Прагада: Naif AqmalPRAGADAN - KAZANGA: Naif Aqmal. ТАТАР ГАЗЕТАСЫ - ТАТАРСКАЯ ГАЗЕТА, 1973 елның 29 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Каташ-Каран) ― радиожурналист, Прагадагы Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе хәбәрчесе.

Тәрҗемәи хәле 1973 елның 29 сентябрендә Татарстан АССР Сарман районы Каташ-Каран авылында дин әһелләре нәселеннән булган гаиләдә туган.Нәсим Акмал. Кемдер калыр барыбер сагынып... «Безнең мирас», 2014, № 11. Әтисе ― Нәҗип (Әхмәтнәҗип) Рәшит (Әхмәтрәшит) улы (1948) ― 1990-елларда Каташ-Каран мәктәбе директоры, 2011―2017 елларда шул ук авылның «Зөһрә» мәчете имамы.Акмалов Назиб Рашитович. audit-it.ru

Наиф Каташ-Каран сигезьеллык (1988), Янурыс урта (1990) мәктәпләрендә укыган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган (1995).

1992―1994 елларда «Дөнья» газетасында эшләгән.

1994 елда ― «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр.

1993―1996 елларда ― «Азатлык» радиосының Татарстандагы штаттан тыш хәбәрчесе.

1995―1996 елларда ― «Татарстан» радиосының «Дөнья» студиясендә мөхәррир.

1996 елдан ― Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе (Прага) журналисты.

Моны да карагыз Нәсим Акмал Нияз Акмал Каташ-Каран мәчете

Искәрмәләр

Әдәбият Акмалов Наиф Нәҗип улы / Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Чаллы: «Идел-йорт», 2000, 11нче бит.

Сылтамалар Наиф Акмалның кайбер публицистик әсәрләре Наиф Акмалның Азатлык радиосындагы автор язмалары

Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Татар публицистлары Төркем:Азатлык радиосы журналистлары