Иске Кәшер мәчете () ― Татарстанның Сарман районы административ үзәге Иске Кәшер авылында Иске Кәшер авыл җирлеге. Җирлек турында 2001 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих XX гасыр башында (1920 елга кадәр) волость үзәге булган Иске Кәшер авылында 1288 кеше (1897 елда 1051, 1920 елда 1372 кеше) яшәве мәгълүмИстория села Старый Кашир. Татары без границ. 1913 елда авылда өч мәчет булган, мәчетләр каршында мәдрәсә (яки мәктәп) эшләгәнСандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 68нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1. 1898 елда мулла Сабирҗан Кәлимулла улы Сөләйманов өендә ир балалар, 1905 елда Сафа хаҗи тарафыннан кыз балалар өчен мәдрәсәләр ачыла. 1909 елда Шәмсимөхәммәт Әхмәтшин (Шәмси бай) өендә бай балалары өчен мәктәп ачыла. Монда кадимчә дә, җәдитчә дә укытыла. 1915 елда Иске Кәшердәге 4 сыйныфлы мәктәптә рус теле дә укытылганСписок учебных заведений Уфимской губернии к 1 января 1915 года. Уфа: электр. типография «Печать» Александровская, № 18, 1915. 1917 елда дин сабагы укыту бетерелә.

Беренче мәчеттә билгеле дин әһелләре: 1841 елдан ― Габделлатыйф Габделвахит улы, азанчы, мөгаллим. 1843 елдан ― Баһаветдин Нигъмәтулла улы, имам, мөгаллим.

1845 елдла авылда җәмигъ мәчете төзелгән. Аңа, өстәмә мәхәллә итеп, Яңа Кәшер (хәзерге Әлмәт районы) авылы мөселманнары да кушылган. Билгеле дин әһелләре: 1877 елдан азанчы ― Мөхлисулла Габделлатыйп улы (1918 елда вафат). 1898 елдан ― Сабирҗан Кәлимулла улы Сөләйманов, хатыйп. 1903 елдан ― Шәфигулла Хисмәтулла улы. 1905 елда Карамалы авылы мәчетенә хатыйп итеп билгеләнә. 1909 елдан – Ибраһим Сафиулла улы Әхмәтов, имам.

1902 елда Уфа губерна идарәсе авылда өченче мәчет төзергә рөхсәт бирә. Билгеле дин әһелләре: 1905 елдан ― Бәдертдин Баһаветдин улы (1876―1920), имам. 1905 елдан азанчы ― Нуретдин Әхмәтҗанов (1863 елгы)Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 22, 27-28, 93нче бит..

Сәяси репрессия елларында хөкем ителгән, Иске Кәшердә туган дин әһелләре: Нуриәхмәт Җәмилев (1853 елгы), Сарайлы авылы мәчете азанчысы булган, 1931 елда кулга алынган, 5 елга төньякка сөрелгән. Зыя Нуриәхмәт улы Нуриәхмәтов (1874 елгы), Сармашбаш (хәзерге Зәй районы) авылы мәчете мулласы, 1937 елда кулга алынган, 1939 елда эше туктатылган. Сабирҗан Кәлимулла улы Сөләйманов (1871 елгы), туган авылы җәмигъ мәчетендә мөхтәсиб булган. 1930 елда кулга алынган, 5 елга сөрелгән.

Яңа бина 2001 елда ачылган яңа мәчеткә «Ислам нуры» исеме бирелгән. Бина газ белән җылытыла, су кергән. Гыйбадәт залы ~80 кеше сыйдыра. Гөмбәзле, ике манарасы да бина түбәсендә булган мәчет. Дин әһелләре: 2001 елдан ― Миңнебай хәзрәт Миннеханов, Рөстәм Халикъ улы Гәрәев. 2016 елдан ― Равил хәзрәт Мортазин. 2016―2020 елларда мөәзин ― Рифат Хәниф улы Бәхтиев.

Моны да карагыз Урта Кәшер мәчете

Искәрмәләр

Әдәбият

Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 68нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 22, 27-28, 93нче бит.

Сылтамалар Иске Кәшер (Старый Кашир). Институт Татарской Энциклопедии

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2001 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сарман районы мәчетләре.