Альберт СөярголовСөяргол нәселеннән, кара Татар исемнәре @ «Мәгариф» журналы () яки Альберт Зәки улы Сөярголов () (1.08.1982) ― Татарстан Республикасы прокуроры (2023 елдан), Санкт-Петербург прокуроры урынбасары (2022―2023), III класслы дәүләт юстиция киңәшчесе (2024)Указ Президента Российской Федерации от 23.12.2024 № 1097 ∙ Официальное опубликование правовых актовПутин Татарстан прокурорына III класслы юстиция киңәшчесе дәрәҗәсен бирде. Татар-информ, 23.12.2024.
Тәрҗемәи хәле 1982 елда туган. Югары техник белемне (2004) һәм югары юридик белемне Санкт-Петербург дәүләт университетында (2010) алган Новый прокурор Татарстана Альберт Суяргулов. KP.RU, 25.09.2023.
Хезмәт юлы 2010 елдан 2011 елга кадәр ― Ленинград өлкәсенең Всеволожск шәһәр прокуроры ярдәмчесе.
2011 елда ― Ленинград өлкәсе прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе гражданнарның хокуклары һәм ирекләре үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге прокуроры.
2011 елның декабреннән 2012 елга кадәр ― Санкт-Петербург шәһәре прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе Икътисад һәм табигатьне саклау өлкәсендә законнарның үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге прокуроры.
2012―2014 елларда ― Санкт-Петербургның Выборг районы прокуроры урынбасары.
2014―2016 елларда – Санкт-Петербургның Курорт районы прокуроры урынбасары.
2017 елның августыннан октябрьгә кадәр ― Санкт-Петербург шәһәре прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе Кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге башлыгы.
2017 елдан 2022 елга кадәр ― Санкт-Петербург шәһәре прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе башлыгы.
2022 елның декабреннән 2023 елның сентябренә кадәр ― Санкт-Петербург прокуроры урынбасары. Аның бурычларына федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе, шулай ук гражданлык һәм арбитраж процессында прокурорларның катнашуын тәэмин итү кергән.
2023 елның сентябреннән ― Татарстан Республикасы прокурорыАльберт Сөярголов Татарстан прокуратурасын җитәкләячәк. Татар-информ, 25.09.2023. 2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан прокуроры гомуми шартларда һәм региональ хакимият органнары катнашуыннан башка билгеләнә А. Гусева, А. Дмитриев, Д. Казакова. Нового прокурора Татарстана одобрили за полторы минуты: Альберту Суяргулову остается ждать указа Путина. «Бизнес-Онлайн», 25.09.2023.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Исемле корал белән бүләкләнгән. «Советлар Союзы флоты адмиралы С. Г. Горшков» медале Россия Федерациясе Генераль прокуроры грамотасы Варяг теперь и в прокуратуре: Путин рекомендовал Илдуса Нафикова в Марий Эл, а его сменщика нашел в Питере. «Бизнес-Онлайн», 21.09.2023
Искәрмәләр
Сылтамалар
Суяргулов Альберт Закиевич. Прокуратура г. Санкт-Петербург
Төркем:Хокук белгечләре Төркем:Татарстан прокурорлары Төркем:Фрунзе исемендәге хәрби-диңгез укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар