Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге () ― республика иҗтимагый оешмасы, Татарстанның театр эшлеклеләре иҗади һөнәри берләшмәсе, «Россия театр әһелләре берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе () История. Союз театральных деятелей Республики Татарстан.
Татарстанда 20 дәүләт һәм шәһәр театры эшли. Татарстан Республикасының театр эшлеклеләре берлеге 600 дән артык театр эшлеклесен берләштерәТатарстан театрлары. belem.ru
Яңа әгъзалар Россия театр әһелләре берлеге аша кабул ителә. 2011 елдан берлекне Фәрит Бикчәнтәев җитәкли Фәрит Бикчәнтәев янәдән Татарстан театр эшлеклеләре берлеге рәисе итеп сайланды. БТК, 20.02.2016Язучы Зиннур Хөснияр Театр әһелләре берлегенә кабул ителде. Татар-информ, 13.11.2017.
Тарих 1936―1938 елларда Бөтенроссия театр җәмгыяте (; 1933 елга кадәр Рус театр җәмгыяте, ) җирле бүлекчәләре (җитмештән артык), шул исәптән Татарстан бүлекчәсе оештырыла. Бөтенроссия театр җәмгыяте театр сәнгатен үстерүгә актив ярдәм итә, РСФСР һәм союздаш республикалар театрлары тәҗрибәсен өйрәнә һәм фәнни яктан гомумиләштерә, чит ил оешмалары белән иҗади элемтәләр урнаштыра, театр эшлеклеләренең, үзешчән театр коллективларының һөнәри осталыгын арттырырга ярдәм итә, авыл халкына мәдәни хезмәт күрсәтүне оештыра.
1986 елның 30 октябрендә Бөтенроссия театр җәмгыятенең XV съезды тарафыннан () оештырылаОфициальный сайт Союза театральных деятелей Российской Федерации, ул Бөтенроссия театр җәмгыятенең, аның традицияләренең дәвамчысы була. Россия Театр эшлеклеләре берлегенең бөтен эше территориаль билге буенча оештырылган. Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге ― аның иң эре бүлекчәләренең берсе Фәрит Бикчәнтәев Театр эшлеклеләре берлеге рәисе итеп яңа 5-еллык срокка сайланды. Театр Камала Вконтакте, 8.02.2021.
1939 елда Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе оештырылаКазанда Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең V корылтае узачак. Татар-информ. Башта анда республиканың ике төп драма театрының — рус һәм татар театрларының 51 хезмәткәре генә исәптә тора. Бүлекчәне ул вакытта Казан Зур драма театры артисты Дмитрий Рафаил улы Любин җитәкли. Баштан ук бүлекчәнең бурычлары билгеләнгән: актерларның, режиссерларның осталык дәрәҗәсен күтәрү, һәр театрда иҗади коллективның яшь тәрбияләү, үзешчән театрларны үстерү һәм тамашачылар белән эшләү, театр хезмәткәрләренә матди ярдәм итү һәм аларга ял итү өчен шартлар тудыру.
Бөек Ватан сугышы елларында театрлар, кыенлыкларга карамастан, үз эшен дәвам итә. Бүлекчә актерларга матди ярдәм күрсәтү өчен мөмкин булганның барысын да эшли, ул шулай ук күчмә фронт бригадаларын оештыру үзәгенә әверелә.
1988 елның 24 октябрендә Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе Татарстан театр эшлеклеләре берлеге итеп үзгәртелә.
2023 елның мартында оешма исеме «Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге (Бөтенроссия театр җәмгыяте)» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе ― Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге» итеп үзгәртелә Союз театральных деятелей Республики Татарстан.
Берлек рәисләре 1939―1941 ― Дмитрий Рафаилович Любин, ТАССР халык, РСФСР атказанган артисты. 1941―1953 ― Хәлил Гали улы Әбҗәлилов, СССР халык артисты, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 1953-1963 ― Нәҗип Сәмигулла улы Гайнуллин, ТАССР халык, РСФСР атказанган артисты. 1963-1971 ― Мөнирә Закир кызы Булатова, ТАССР һәм РСФСРның халык артисты. «Актер» ял базасын База отдыха «Актер». Союз театральных деятелей Республики Татарстан, 1968 елда ачылган «Актерлар йорты»н төзетүдә башлап йөри. 1971-1988 ― Рәшидә Габдуллаҗан кызы Җиһаншина, ТАССР һәм РСФСРның халык артисты. 1988-2011 ― Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов, ТАССР һәм РСФСРның халык артисты, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 2011 елдан ― Фәрит Рифкать улы Бикчәнтәев, ТР һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатыПредседатели Союза. Союз театральных деятелей Республики Татарстан.
Премия 2014 елдан Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр сәнгате өлкәсендә республика премиясен гамәлгә куйган.
Татарстан Республикасы театрлары Әлмәт татар дәүләт драма театры Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры А. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры Буа дәүләт драма театры Яшел Үзән музыкаль театры В. И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры Казан дәүләт яшь тамашачы театры Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры Болактагы Яшьләр театры (Казан) А. Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театры Яр Чаллы дәүләт курчак театры Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры «Liberta» яңа драма театры (Яр Чаллы) «Мастеровые» рус драма театры (Яр Чаллы) М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татар дәүләт «Әкият» курчак театры Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театрыТеатры Республики Татарстан. Союз театральных деятелей Республики Татарстан Искәрмәләр
Сылтамалар Союз театральных деятелей Республики Татарстан Төркем:Иҗтимагый оешмалар Төркем:Татарстан оешмалары Төркем:Татарстан артистлары