Котраг хан һәйкәле, «Ат өстендәге Котраг» скульптура композициясе (, ) ― 2022 елның 30 июлендә Россия Федерациясе Чуаш Республикасы район үзәге Шомырша авылында Идел буе Болгарына нигез салучы Котраг хан хөрмәтенә куелган скульптура композициясе. Әлеге һәйкәл ― Котраг ханга куелган беренче һәйкәл. Композиция авторы ― академик Николай Кондрашкин (cv), рәссам, скульптор, язучы.
Тарих 2022 елның 30 июлендә, , Чуашстанның Шомырша һәм Татарстанның Чүпрәле районнары чигендә Идел буе Болгарына нигез салучы Котраг хан хөрмәтенә куелган «Ат өстендә Котраг» скульптура композициясен ачуга багышланган тантаналы чара узган. Тантанада Чуашстаннан (язучы Михаил Юхма (Юхма Мишши), Николай Кондрашкин, сәнгать тәнкыйтьчесе Михаил Воробьев, Шомырша районы башлыгы Юрий Ермолаев, Шомырша районы хакимият башлыгы Владимир Денисов, Чуаш милли конгрессыннан Владимир Тяпкин (Тимĕр), шагыйрәләр , Альбина Юрату, «Россия ветераннар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Чуашстан республика оешмасы рәисе Виталий Осипов һ.б.), Татарстаннан (язучы Евгений Турхан, шагыйрь-тәрҗемәче Айрат ГалимҗановПеревёл свои стихи на 70 языков. Ёлдаш, 21.05.2023Статьи Айрата Галимзянова), Сембер өлкәсеннән (Сембер шәһәр Думасы депутаты Петр Столяров), Мәскәүдән, Сызраньнан вәкилләр, Шомырша районы депутатлары катнашкан һәм чыгыш ясаган.
Композиция авторы ― академик Николай Кондрашкин (28.03.1949), оригиналь скульптура проектлары, шул исәптән Татарстан һәм Чуашстан Республикаларында, Сембер өлкәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәлләр, В. А. Чапаев, А. С. Пушкинның скульптур портретлары һ. б. авторыКондрашкин, Николай Григорьевич (художник; 28.03.1949). Наследие Чувашии.рф.
Милли үзбилгеләнү чыганагы буларак һәйкәл «Въздигане» (Возвышение, Болгария) фонды фикеренчә, Татарстанда һәм Чуашстанда республикаларның исемен Идел буе Болгары итеп үзгәртергә тырышалар. Әлеге һәйкәл бу җирләрдә үз-үзләрен саклаган барлык болгарларга өмет һәм көч бирәчәк„Чувашия иска да стане пак Волжка България“. Чуаш милли активистлары тарихи һәйкәлләрне төзүне бөтен Чуашстан тарихы өчен мөһим вакыйга дип бәялиләр. «Котраг ― Идел буе Болгарына нигез салучы (VIII гасырның икенче яртысында нигезләнгән), аның ярдәмендә безнең ата-бабаларыбыз Идел буе җирләренә килгәннәр. Бу бөтен чуаш халкы өчен бик мөһим фигура. Шуңа күрә һәйкәл кую безнең өчен бик мөһим. Бу безнең ата-бабаларыбызга беренче шундый һәйкәл», ― дип исәпли чуаш милли активисты Галина-Айпике Григорьева Сегодня, 12 июня, в селе Шемурша (Чувашия, в 143 км от Чебоксар) установлен памятник основателю Волжской Булгарии. Idel.Реалии. Моны да карагыз Котраг Котраг хан һәйкәле (Ширяево)
Галерея
Искәрмәләр
Сылтамалар Открытие ... скульптурной композиции Котраг на коне. Шемуршинский муниципальный округ Чувашской Республики, 30.07.2022 От глубокой веры в свой народ и до наших дней. Самана ТВ (видео, 8:35) Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Чуашстан һәйкәлләре Төркем:Котраг Төркем:2022 елда барлыкка килгәннәр Төркем:Шомырша районы