«Нефтехимик» хоккей клубы () — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 1968 елда нигез салынган профессиональ алкалы хоккей командасы. 2008 елдан Континенталь хоккей лигасында уйный.
Тарих 1968 елның 23 октябрендә Түбән Кама нефть химиясе комбинаты директоры боерыгы белән оештырылган хоккей командасы зур хоккейга үз юлын шәһәр ярышларыннан башлый.
Өч елдан соң Түбән Кама клубы Татарстан АССР беренчелегенең даими катнашучысы була. 1978/79 елгы сезонда «Нефтехимик» — ТАССР беренчелегенең икенче призеры, яңа сезонда В классында чыгыш ясау хокукы бирә торган путевка иясе.
10 елдан соң — 1989 елда — команда А классына юллама яулый.
1990-еллар башында «Нефтехимик» яңа үсеш фазасына керә: хоккей командасы базасында «Нефтехимик» хоккей-спорт клубы төзелә, ул чыгыш ясаган елларында Россия ачык беренчелегенең кече көмеш медальләренә ия була, Россия ачык чемпионатында җиңүче була, шулай ук «Поволжье» зонасының иң көчле биш командасы арасына керә.
Клуб тарихында күрсәткечләр буенча иң яхшы уенчылар Соңгы яңарту: декабрь 2022 Гомуми Уенчы Поз Уен Алка Тапшыру Очколар Ринат Касьянов Һөҗ 462 92 150 242 Максим Пестушко Һөҗ 446 102 107 209 Павел Порядин Һөҗ 339 92 92 184 Игорь Полыгалов Һөҗ 456 91 89 180 Василий Смирнов Һөҗ 409 95 84 179 Сергей Коньков Һөҗ 355 69 74 143 Марат Хәйруллин Һөҗ 321 60 52 112 Максим Березин Сакч 436 33 53 86 Павел Куликов Һөҗ 383 34 47 81 Александр Брынцев Сакч 375 11 49 60Алкалар Уенчы Поз Алкалар Максим Пестушко Һөҗ 102 Василий Смирнов Һөҗ 95 Ринат Касьянов Һөҗ 92 Павел Порядин Һөҗ 92 Игорь Полыгалов Һөҗ 91 Андрей Иванов Һөҗ 76 Сергей Коньков Һөҗ 69 Егор Миловзоров Һөҗ 66 Дэн Секстон Һөҗ 60 Марат Хәйруллин Һөҗ 60Тапшырулар Уенчы Поз Тапшырулар Ринат Касьянов Һөҗ 150 Дэн Секстон Һөҗ 117 Максим Пестушко Һөҗ 107 Егор Миловзоров Һөҗ 103 Павел Порядин Һөҗ 92 Игорь Полыгалов Һөҗ 89 Алексей Симаков Һөҗ 87 Василий Смирнов Һөҗ 84 Ренат Мамашев Сакч 75 Сергей Коньков Һөҗ 74
✳ — Статистика Плей-Офф матчларын исәпкә алып китерелә
Ребрендинг
2017/2018 сезоны башланыр алдыннан «Нефтехимик» логотибын үзгәртә, аңа бүре куя һәм кызыл төс өсти. Ребрендинг КХЛ клубларының яңа бәяләү системасы белән бәйле. 2017 елның 19 августында рәсми рәвештә «Нефтехимик»ның яңа эмблемасы тәкъдим ителә. Шулай ук команданың формасы да үзгәртелә, традицион зәңгәр-ак төсләргә кызыл төс өстәлә.
Җитәкчелек Ларионов Игорь Викторович — генераль директор Тренерлар составы Леонтьев Олег Юрьевич — баш тренер Озимак Марцел — тренер Митрошин Алексей Юрьевич — тренер Ураков Александр Юрьевич — тренер Никитин Андрей Борисович — видеотренер
Казанышлары 2002 елгы Тампере Кубогы иясе 2003 елгы Татры Кубогы иясе 2007 елгы Лада Кубогы иясе Мәскәү өлкәсе губернаторы Кубогы иясе 2007 1995 елдан бирле алкаалы хоккей буенча Россия чемпионатында. Иң югары казаныш ― 2000/2001 елгы алкалы хоккей буенча Россия чемпионатында 6нчы урын 2008 елгы сезоннан Континенталь хоккей лигасында. Иң югары казаныш ― 2009-2010 елгы КХЛ чемпионатында 6нчы урын 2012 елда Чиләбе өлкәсе губернаторы Кубогын яулаучы Латвия тимер юлы Кубогының көмеш призеры: 2011 2017 елгы Казакъстан Президенты Кубогын яулаучы 2017 елгы Башкортстан Республикасы Кубогын яулаучы ТАНЕКО Кубогы иясе 2022
Хәзерге составы Клубның рәсми сайты буенча № Уенчы Ил Кул Туу датасы Буе Авырлык Капкачылар Азат Шакиров Сул 2.7.2002 183 см 69 кг 31 Ярослав Озолин Сул 25.7.2000 186 см 82 кг Филипп Долганов Сул 17.7.1998 181 см 73 кг 39 Андрей Тихомиров Сул 30.06.1995 187 см 86 кг 77 Эмиль Гарипов Сул 15.8.1991 188 см 89 кг Сакчылар 7 Никита Хлыстов Сул 23.7.1993 189 см 89 кг 13 Лукаш Клок Сул 7.6.1995 185 см 88 кг 22 Евгений Кашников Сул 26.12.2002 196 см 91 кг 24 Артём Сериков Сул 28.12.2000 186 см 85 кг 32 Илья Хохлов Сул 20.10.1994 185 см 93 кг 33 Михаил Сидоров Уң 25.6.1997 185 см 93 кг 45 Глеб Шаборшин Уң 12.4.2001 184 см 78 кг 47 Ислам Гайнуллин Сул 3.3.2003 187 см 86 кг 86 Руслан Петрищев Сул 22.8.1997 192 см 93 кг Һөҗүмчеләр 10 Данила Попов Уң 11.11.2000 180 см 84 кг 11 Данил Шерстобитов Сул 18.8.2003 180 см 78 кг 18 Александр Дергачёв Сул 27.9.1996 195 см 102 кг 23 Владимир Брюквин Уң 22.1.1995 185 см 90 кг 28 Андрей Чивилёв Сул 10.2.2000 184 см 75 кг 34 Рауль Якупов Сул 21.6.2004 185 см 76 кг 36 Энтони Камара Сул 4.9.1993 184 см 89 кг 52 Евгений Митякин Сул 24.12.1997 192 см 95 кг 65 Наил Якупов Сул 6.10.1993 180 см 88 кг 71 Андрей Белозёров Сул 27.4.1996 181 см 94 кг 72 Сергей Купцов Сул 6.10.1994 188 см 104 кг 81 Михаил Назаров Сул27.8.1996 185 см 92 кг 91 Булат Шәфигуллин Сул 29.12.1999 185 см 87 кг 97 Дмитрий Жукенов Сул 24.3.1997 181 см 79 кг 99 Рафаэль Бикмуллин Сул 12.7.1997 178 см 82 кг Искәрмәләр
Сылтамалар Официальный сайт ХК «Нефтехимик» Профиль команды на сайте КХЛ Хоккейный клуб «Нефтехимик» на R-hockey.ru
Төркем:Россия хоккей клублары Төркем:Континенталь хоккей лигасы