Софья Кузьминых, Софья Даниловна Кузьминых (, 1927 елның 19 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― гамәли бизәү сәнгате рәссамы, татар декоратив-гамәли сәнгате һәм татар орнаменты буенча әйдәп баручы белгеч. Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1980), Татарстанның халык (1998), Россиянең атказанган рәссамы, ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге (2001), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт (2013) премияләре лауреаты, СССР (1976), Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлекләре әгъзасы, республика, зона, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашучы.
Тәрҗемәи хәле
1927 елның 19 декабрендә Казанда халык сәнгате рухы хөкем сөргән гаиләдә туган. Әнисе профессиональ чигүче, әтисе агачтан кисеп бизәк ясаучы оста булган Тысяча и одна голубая шаль. «Республика Татарстан».
Рязань өлкәсенең шәһәрендә нәфис чигү белгечлеге буенча тегү техникумында һөнәри белем ала. келәм-текстиль бүлеген «рәссам-технолог» белгечлеге буенча тәмамлаган (1963)София Даниловна Кузьминых. Артхив.
Арча милли аяк киеме фабрикасында рәссам-модельер, аннары Казан күн галантерея фабрикасының баш рәссам-модельеры булып эшләгәнЗиля Валеева: «Софья Кузьминых – замечательный мастер декоративно-прикладного искусства». Татар-информ, 19.12.2007.
Иҗатында Камал театрында Марсель Сәлимҗанов куйган «Зәңгәр шәл» спектакле (К. Тинчурин ― С. Сәйдәшев) өстендә эшләве аерым урын алып тора. Рәссам тарафыннан эшләнгән зәңгәр шәл спектакльдә әһәмиятле роль уйныйСветлвна Бессчетнова. Тысяча и одна шаль. 1000kzn.ru.
Казан халык сәнгате һөнәрчелеге техникумы (элекке 40нчы һөнәри техник училище) базасында күн мозаикасын укыту бүлеген булдыруда, декоратив-гамәли юнәлешне үстерүдә зур роль уйный. Татар күн мозаикасы сәнгате традицияләрен, алтын җеп белән тегү, тукучылыкны яңарту һәм келәмнәр ясау, нәзек тукымаларның декоратив рәсемнәрен торгызуда керткән өлеше зур. Эксклюзив эшләре техникумның музеенда сакланаИстория техникума. Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Казанский техникум народных художественных промыслов».
Рәссам күн мозаикасы, күн буенча тиснение, чигү, алтын җеп белән тегү, батик һ. б. декоратив-гамәли сәнгать жанрларында эшли.
Үзенең әсәрләре белән С. Д. Кузьминых халыкка аның борынгы сәнгатен кайтара, ул яңа мотивлар, сюжетлар, орнаменталь композицияләр, нәфис колорит белән баетыла.
Күргәзмәләре София Кузьминых Россиядә һәм чит илләрдә күпсанлы күргәзмәләрдә катнаша: «Зур Идел» зона күргәзмәләре (1969―1998), Санкт-Петербургта декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе (1990), шәхси күргәзмәләре (1978―2022), 1969 елда күн мозаикасы техникасында башкарылган милли аяк киеме комплектлары коллекциясе өчен «Аяк киеме-69» халыкара күргәзмәсе дипломын ала, 1980 елда Германиянең Лейпциг шәһәрендә халыкара күргәзмә-ярминкәдә алтын медаль ала. 2002 елда ул Франциянең Дижон шәһәрендә Бөтендөнья күргәзмә-ярминкәсендә катнаша Татарские мотивы. e-Kazan.ru,8.12.2012 2007 елның 19 декабрендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында оештырылган күргәзмәсе авторның тууына 80 ел тулуга багышлана һәм аның иҗатының төп казанышларын чагылдыра С. Д. Кузьминых. Казанский Кремль и Казань. 2012 елның 20 декабрендә «Хәзинә» галереясында «Софья Кузьминыхның 85 яшенә» юбилей күргәзмәсе ачыла. 2018 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында рәссамның тууына 90 ел тулуга багышланган декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күргәзмәсе ачыла Юбилейная выставка Софьи Кузьминых. Государственный музей изобразительных искусств РТ Анна Тарлецкая. В Казани открылась выставка к 90-летию Софьи Кузьминых. Татар-информ, 18.01.2018. 2022 елда «Хәзинә» галереясында «Рәссамның 95 еллыгына» () күргәзмәсе эшлиВыставка Софии Даниловны Кузьминых «К 95-летию художника». culture.ru.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1980), Татарстан Республикасының Халык рәссамы (1998), Россиянең атказанган рәссамы, ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясе (2001) ― «Алтын гасыр» комплекты өчен (итекләр һәм сумкалар) Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2003) ― Г. Тукай истәлегенә багышланган, күн мозаикасы техникасында башкарылган әсәрләр циклы өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале
Гаиләсе Ире табиб Юрий Михайлович. Бер елдан аерылышканнар. Кызы Светлана Гарбузова, рәсссам, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Искәрмәләр
Сылтамалар София Даниловна Кузьминых. Артхив Светлана Бессчетнова. Тысяча и одна шаль. 1000kzn.ru Выставка Софьи Кузьминых открылась в национальной художественной галерее «Хазинэ». YouTube, 2:54
Төркем:Мәскәү дәүләт текстиль университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Татарстанның халык рәссамнары Төркем:РФ атказанган рәссамнары Төркем:ТАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Бакый Урманче премиясе лауреатлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр