Роман Вәлишин, Роман Галиәсгар улы Вәлишин (, 1937 елның 13 декабре, СССР, РСФСР, БАССР, Калтасы районы, Югары Тиктәм ― 1979 елның 10 ноябре, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижевск) ― язучы-прозаик, редактор, журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1975), Удмурт АССР Дәүләт премиясе лауреаты (1980, вафатыннан соң)Писатели Удмуртии. Библиографический справочник. стр. 71—73 .

Тәрҗемәи хәле 1937 елның 13 декабрендә Башкортстан АССР Калтасы районы Югары Тиктәм авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, берничә ел үз авылларында колхозда эшли. Педагогия училищесын (1956), Удмурт педагогия институтының (1971 елдан Удмурт дәүләт университеты) тел һәм әдәбият факультетын (1961) тәмамлаган. 1961 елда Удмурт АССР Грахово районы урта мәктәбендә башта укытучы, аннары директор булып эшләгән. 1970 елга кадәр «Сельская новь» район газетасы мөхәррире урынбасары һәм мөхәррире, 1978 елга кадәр «Советской Удмуртия» республика газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән. 1978 елдан ― «Молот» журналында мөхәррир һәм Удмурт АССР Язучылар берлегенең әдәби консультанты. 1975 елдан – СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Иҗаты

Студентларның «Беренче адымнар» исемле җыентыгында басылган беренче хикәясе 1958 елга карый. 1959 елда аның «Яңгырдан соң» () хикәясе республиканың яшьләр газетасы үткәргән әдәби конкурста икенче урынны алган.

«Вальс» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1966 елда «Удмуртия» нәшриятында басылып чыккан. Соңыннан, ике хикәя китабы ― «Саф кар» (, 1971) һәм «Инешләр» (1973) басылган. Бер елдан соң «Инвожо төн уртасында да балкый» () повесте дөнья күргән. Әлеге повесть 1976 елда Мәскәүдә «Современник» нәшриятында рус телендә дә басылып чыккан. Шул ук вакытта «Удмуртия» нәшрияты аның «Беренче көз» китабын бастыра, анда өч хикәясе һәм бер повесте кертелгән. 1978 елда исән вакыттагы соңгы китабы ― «Җилләр тавы» () басылып чыккан, анда «Күз бәйләш» () повесте кергән, 1980 елда «Җилләр тавы» () рус теленә тәрҗемә ителгән.

Үзенең кыска иҗади тормышында Роман Вәлишин оригиналь фикер һәм эчтәлекле сүз язучысы буларак удмурт әдәбиятында әһәмиятле күренешкә әйләнгән әсәрләрне калдырып өлгерә. Психологик прозаның Красильников традициясен дәвам итеп, ул геройларының характерлары формалашкан шартларны аналитик рәвештә яңартуны хисләр поэзиясе һәм хикәяләү лиризмы белән берләштерергә омтыла Лирик в прозе: к 80-летию со дня рождения Р. Г. Валишина. Ижевск.

Р. Вәлишинның «Инвожо уйшоре но пиштэ» (1974) һәм «Тӧл гурезь» (1978) повестьлары удмурт әдәбияты буенча мәктәп программасына (9-11 сыйныфлар өчен) кертелгән.

Китаплары Первая осень: повесть, рассказы. Ижевск, 1976; Дедушкин родник: рассказы. М., 1981; Незамерзшие цветы. Ижевск, 2004.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1980 ― Удмурт АССР Дәүләт премиясе ― «Җилләр тавы» «Тӧл гурезь» (1978) китабы өчен (вафатыннан соң).

Хәтер Туган авылында мәдәният йорты бинасында истәлек тактаташ куелган һәм музей ачылган. 2004 елда, «Удмуртия истәлеге» республика программасы ярдәме белән, Роман Валишинның сайланма әсәрләре җыентыгы «Незамерзшие цветы» бастырып чыгарылган.

Искәрмәләр

Әдәбият Шкляев А. Г. Валишин Р. Г. // Удмуртская Реслублика: Энцикл. — Ижевск, 2000. — С. 218. Белая Г. Вечное и преходящее // Лит. обозрение. — 1979. — № 2

Сылтамалар Ромаш Валишинлы тырмысал 70 арес (на удмуртском языке) Вәлишин Роман Григорьевич. ГАУН РБ «Башкирская энциклопедия»

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:Удмуртия язучылары Төркем:Ар шагыйрьләре Төркем:Удмуртия журналистлары Төркем:Удмуртия дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Удмурт дәүләт университетын тәмамлаучылар