Заһир Исәнчурин, Заһир Билал улы Исәнчурин (, 1987елның 9 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Зиянчура районы) ― җырчы (лирик тенор), Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада төркеме җитәкчесе (2017 елның сентябреннән), «Кәрвансарай» төркеменең элекке солисты, Башкортстанның атказанган һәм халык (2024) артисты.
Тәрҗемәи хәле 1987 елның (?) 9 июнендә Башкорт АССР Зиянчура районында туган. Әтисе баянда уйнаган. Зиянчура районы административ үзәге Исәнгол авылында интернатта укыган вакытта курайда уйнау белән мавыга (укытучысы БР атказанган мәдәният хезмәткәре Айдар Зиннәт улы Мөхәммәтҗанов).
2007 елда Уфа сәнгать училищесының ялгыз җырлау бүлеген тәмамлаган. Шул ук елда Башкорт дәүләт филармониясендә эшли башлый. БР атказанган артисты Мәхмүт Нәдершин җитәкчелегендәге «Кәрвансарай» (2014 елдан «Кәрван»Группа «КАРАВАН» – Официальная) танылган фольклор-эстрада төркеменең яңартылган составына артист-вокалист (солист) вазифасына кабул ителә. Яңа коллективтагы репертуарны тиз үзләштерә һәм төркемнең әйдәп баручы солистларының берсе була. «Кәрвансарай» белән яңа концерт программаларында, филармония чараларында, гастроль һәм күчмә концертларда катнаша.
Җырчыга салмак һәм тирән хис белән җырлау хас. Репертуары башкорт һәм татар халык җырларыннан һәм хәзерге композиторларның эстрада әсәрләреннән төзелгән, алар арасында «Сак-Сок бәете», «Башкортларым, уку кирәк», «Ямщик», «Авылкаем», «Идел буе каеннары», «Әселекәй буе» (Ә. Бикташева – Рәис Түләк), «Ая җаным», «Вакыт кадере», «Умырзая» (Илдар Хисаметдинов), «Ландышлар», «Ак кала», «Кил әле син», «Ана көтә улын» (Нәҗип Юлдашбаев), «Күз нурым» (С. Низаметдинов көе) , «Агыйделдән китеп барам» (Р. Миңнуллин – Р. Гыйззәтуллин), «Карлар яуган», «Гаепләмә» (Г. Юнысова – Р. Гыйззәтуллин) һ. б. җырлар бар Заслуженный артист Башкортостана Загир Исянчурин представил зрителям шоу нового формата. bashkortostan.ru, 11.04.2022.
2017 елның сентябреннән ― З. Исәнчурин җитәкчелегендәге яңа эстрада коллективы — төркеме җитәкчесе һәм солист-вокалисты.
З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә «вокал сәнгате» белгечлеге буенча укый Исянчурин Загир Билалович. Башкирская государственная филармония имени Хусаина Ахметова.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2008 – «Бәллүр сандугач» телевизион фестивале лауреаты Башкортстанның атказанган артисты 2024 ― Башкортстанның халык артисты Башкирская государственная филармония отметила 85-летие. ИА «Башинформ», 20.04.2024 Указом Главы Республики Башкортостан Почетное звание «Народный артист Республики Башкортостан» присуждено Исянчурину Загиру Билаловичу (солист эстрады). БГФ Вконтакте, 21.04.2024
Шәхси тормышы Өйләнгән. Хатыны (1973 елгы, Баймак районы Җанҗегет авылыннан), БР атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре (2009), Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2011); телеканалының директоры, билгеле телевизион проектлар авторы (Ританың кызы Юлия)Рита Уметбаева ВКонтакте, уллары Муса.Нурзия Хәсәнова. Йыр кешене йәшәтә һәм йәшәртә. «Шоңкар», 19.04.2024.
Искәрмәләр
Сылтамалар Исянчурин Загир Билалович. БГФ имени Х. Ахметова Загир Исянчурин. Apple Music «Бөрҗәннең егетләре». Заһир Исәнчурин җырлый. «Курай» ТВ
Төркем:Башкорт җырчылары Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Тенорлар Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Башкортстан дәүләт филармониясе