Салават районы (, ) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Урал тавының аргы ягында урнашкан. Районда барлыгы 60 авыл бар, шуларның 8 татар авылы. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган. Татарлар татар теленең урта диалектына караган златоуст сөйләшендә (икенче атмасы — кыйгы сөйәше) сөйләшә. Бу авыллар элеккеге Уфа губернасы Златоуст өязенә караган.
XVII гасырда ук биредә татарлар яшәгән торак пунктлар булган. Төбәкнең күпчелек авыллары пермь татарларын күчерү, шулай ук бирегә мишәрләр — байкыбаш сөйләше вәкилләре һәм Башкортстанның көньяк һәм көньяк-көнбатыш төбәкләреннән казан татарлары күченү нәтиҗәсендә барлыкка килә.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Иң зур татар авыллары: Нәсибаш, Лаклы, ТаймыйОнлайн — энциклопедия Tatarica. Алардан тыш татар авыллары Татар Малаязы, Шәрип, Миәшагар, Чулпан, Черепаново бар.
Шәрип, Миәшагар һәм Нәсибашта күпчеклекне мишәрләр алып тора. Чулпан авылы Миәшагардан бүленеп чыга.
Юкка чыккан татар авылы: Калтай Алга.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.
Искәрмәләр
* Салават районы