Татмебель ― Казан мебель җитештерү оешмасы.

1931 дә Казан тара фәбриге буларак барлыкка килә. 1946 да исеме Казан мичкә ясау заводы (Казанский бондарный завод) дип үзгәртелә. 1955 тә 1941 дә барлыкка килгән Казан кәгазь кою заводына кушыла. 1961 дән Казан мебель-тара комбинаты. 1962 дә эченә 2 нче санлы Казан мебель фәбpиге, 1963 тә 1 нче санлы, Октябрьнең 15-еллыгы исемендәге һәм «Новый путь» мебель фәбрикләрe керәләр; шул ук елда Казан мебель-тара комбинаты Казан мебель комбинатына, аннан соң Казан мебель берләшмәсенә үзгәртеп корыла. 1966 дан «Татмебель» мебель фирмасы, 1975 тән шул ук исемле җитештерү берләшмәсе. Совет чоры азагында карамагында 4 фабрика, 1 комбинат, фирма кибете, 289 нчы санлы балалар бакчасы, «Салют» балалар аланы, «Мебельщик» гәҗите һ.б.н. булган; 1993 тә 1480 кеше эшләгәнлеге билгеле.

1997 дән дәүләт унитар предприятиесе, 1999 дән ачык акционерлык җәмгыять.

2004 тә банкротлыкка очрап эшчәнлеген туката.https://ga.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2751615.doc

Искәрмәләр

Төркем:Казан ширкәтләре