Айдар Рәсим улы Шәйхин (, ) — дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, Татар китабы йортының (2021 елдан) һәм Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музееның (2026 елдан) мөдире, Казан федераль университетының Иҗтимагый-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм багланышлар институтында Фәлсәфә һәм дин белеме бүлеге, дин белеме кафедрасында ассистент.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче чакырылышы әгъзасы, Татар Википедиясенең танылган мөхәррире, «Гыйлем» проекты һәм аның КФУның керүче Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән бергәләп үткәрелгән «Хәлбуки» лекторие автордашы, Гарри Поттер турындагы романнар сериясен татар теленә тәрҗемә ителүен оештырган активистлар төркеме әгъзасы, элек — Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучысы.
Тәрҗемәи хәле 1997 елда Актаныш районы Әтәс авылында туган.
2004 елда, гаиләсе Зәй районы Сарсаз-Баграж авылына күченә, шунда беренче сыйныфка укырга керә.«Хәтерләмәгәннәрем дә йөрәгемдә төсе тонык, әмма үзе җылы хатирә булып саклана». Ике елдан кире Актаныш районына кайталар.
2011—2015 елларда Актаныш сәләтле балалар мәктәбендә укый."Умники и умницы"да катнашкан Айдар Шәйхин: «Баш эшләсен өчен җәяү йөрергә кирәк».
2015—2019 елларда Казан федераль университетында, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтында дин белеме бакалавры программасы буенча укый. 2019—2021 елларда шунда ук теология магистры программасы буенча укуын дәвам итә.«9 яшемдә дини китаплар укый башладым, аннары мине җирле мәчет имамы хәзрәт янына алып киттеләр, ул миңа ислам нигезләрен үзләштерергә ярдәм итте. Күп укыганга, берникадәр вакыттан соң хәзрәт белән сөйләшүләр бер-беребезне баета иде, мөгаен», — Айдар Шәйхин.
2016—2020 елларда Гыйлем Татар фәнни-популяр порталын җитәкли, анда популяр мәкаләләр тәрҗемә ителә, фәннең төрле өлкәләре буенча инфографика һәм видео дәресләр булдырыла, Татар телендә Фәнни контент булдырыла.
2021 елдан Татарстан Республикасы Милли музее филиалы Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее мөдире булып тора.
Казан Федераль университетының Фәлсәфә һәм дин белеме бүлеге, дин белеме кафедрасында ассистент.
2025 елның 27 августында узган Бөтендөнья татар яшьләре форумында рәис урынбасары итеп сайланганЗилә Мөбәрәкшина. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм аның урынбасарлары сайланды. Татар-информ. 27.08.2025.
2026 елның июненнән — Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее мөдире ()Зилә Мөбәрәкшина. Айдар Шәйхин Салих Сәйдәшев музее мөдире вазифасын башкаручы итеп билгеләнде. Татар-информ, 8.06.2026 Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз