Атаҗан Ходайшукуров, Атаҗан Абдулла улы Ходайшукуров (, ; 1944 елның 10 апреле, СССР, Үзбәкстан ССР, Каракалпакстан АССР, Түрткүл районы, Түрткүл ― 1994 елның 22 декабре, Үзбәкстан, Хәрәзем вилаяте, Үргәнеч) ― халык җырларын башкаручы җырчы, музыкант, шагыйрь, композитор һәм актер. Каракалпакстан АССР (1969), Үзбәкстан ССР (1977), Татарстан АССР (1981) һәм Төрекмәнстанның (1993) халык артисты. Үзбәкстан ССРның Хәмзә Хәкимзадә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1974).

Тәрҗемәи хәле 1944 елның 10 апрелендә Каракалпакстан АССР Түрткүл районы үзәге Түрткүл шәһәрендә туган. Түрткүлдә Ломоносов исемендәге 1нче урта мәктәптә укыган.

Ул танылган үзбәк җырчылары (1917-1975), Назир карый һәм Җуманазар Бекчановта белем алган.

1963 елдан Каракалпак дәүләт филармониясе (2018 елдан Үзбәкстан дәүләт Каракалпакстан республика бүлеге) солисты.

Репертуарында «Феруз I—II», «Хоразм Сегоҳи», «Бозургоний», «Кушчинор», «Гулузорим», «Самарқанд ушшоғи» җырлары, «Кимни севар ёрисан», «Баҳром ва Гуландом», «Айрилиқ», «Авазхон» поэмалары, шулай ук төрекмән, азәрбайҗан, каракалпак, казакъ һәм кыргыз халык җырлары һ. б. урын алган булган. Атаҗан Ходайшукуров җырчы һәм үзе башкара торган җырлар («Галәмдә бер», «Беренче мәхәббәтем» кебек 300 дән артык җыр) авторы буларак та билгеле.

1994 елның 22 декабрендә вафат була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1967 ― Каракалпакстан АССР атказанган артисты 1969 ― Каракалпакстан АССР халык артисты 1977 ― Үзбәкстан ССР халык артисты 1981 ― Татарстан АССР халык артисты 1993 ― Төрекмәнстанның халык артисты 1974 ― Үзбәкстан ССРның Хәмзә Хәкимзадә исемендәге Дәүләт премиясе 2021 ― «Фидокорона хизматлари учун» ордены (вафатыннан соң) ― Ватаныбыз суверенитетының рухи нигезләрен ныгытудагы, халыкның мәдәниятен күтәрүдәге, җәмгыятьтә игелек һәм гаделлек, патриотизм һәм толерантлык кыйммәтләрен раслаудагы онытылмаслык казанышлары, кабатланмас һәм якты иҗади эшчәнлеге, милли бәйсезлек идеяләренә тугрылык, киләчәк буыннарга бай мирас, нәтиҗәле тормыш юлы һәм халык йөрәгендә тирән эз калдырган үрнәк кешелек сыйфатлары өчен

Хәтер 1999 елдан яшь җырчыларның Атаҗан Ходайшукуров исемендәге Республика конкурсы үткәрелә. Төрекмәнстанның (үзәге Бөстан шәһәре) һәм Түрткүлдәге урам, аллея һәм бакчага исеме бирелгән. Түрткүдәге яшәгән йортында музей оештырылган.

Искәрмәләр

Әдәбият Гулхатийша Әйимбетова / Атажан Худайшукуров ‎– Хорезм, Қарақалпақ Қосықлары = Каракалпакские, Хорезмские Песни

Сылтамалар Атаҗан Худайшукуров. Каберен зиярәт кылу. 24.02.2021. YouTube видео, 15:58 Атаҗан Худайшукуров җырлары. YouTube видео, 19:07 Кайбер җырлары

Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:ССРБ җырчылары Төркем:Үзбәкстан җырчылары Төркем:«Фидокорона хизматлари учун» ордены кавалерлары Төркем:Үзбәкстан ССРның халык артистлары Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:Каракалпакстан АССР халык артистлары Төркем:Төрекмәнстанның халык артистлары Төркем:Үзбәкстанның Хәмзә исемендәге премиясе лауреатлары Төркем:Каракалпакстан АССР атказанган артистлары