Өч мушкетер - 1979 елда атаклы француз язучысы Александр Дюманың (1802-1870) Татарстан китап нәшриятында басылган романы. Бу романда XVII гасырның 20-нче елларында Франсада булган вакыйгалар тасвирлана. Персонажларның байтагы - шул замандаг яшәгән чын тарихи шәхесләр, әмма Дюма тарихи чынлыкны әсәренә төп җирлек итеп кенә ала, мавыктыргыч итеп маҗаралы вакыйгалар кора. Романның төп каһарманнары - мушкетерлар төркеме - Атос, Портос, Арамис һәм дАртаньян. Соңрак бу трилогиясенең беренче кисәге булып китә. Романны русчадан Яхъя Халитов тәрҗемә иткән. Китапның тиражы - 50000 д. Сылтамалар Төркем:1979 ел китаплары Төркем:Татарча китаплар Төркем:Татарстан китап нәшриятында басылган китаплар
Kaynak ve lisans
Kaynak: Wikipedia — Өч мушкетер (китап) · katkı geçmişi.
Metin: CC BY-SA 4.0.
Metin düzenlemesi hakkında
Viki işaretlemesi ve şablonlar çıkarıldı; uzun metinler kısaltıldı.