Рәисә Мөхәммәдьярова, Рәисә Мәҗит кызы Мөхәммәдьярова (, 1939 елның 11 июле, СССР, Казакъстан ССР, Симәй өлкәсе, Күкпекте районы, Күкпекте ― 2019 елның 5 ноябре, Казакъстан, Алматы) ― театр һәм кино актрисасы. Казакъстан ССР атказанган артисты (1990). СССР кинематографистлар берлеге әгъзасы (1962 елдан).

Тәрҗемәи хәле 1939 елның 11 июлендә Казакъстан ССР (1997 елдан Көнчыгыш Казакъстан, 2022 елдан Абай) өлкәсе Күкпекте районы үзәге Күкпекте авылында туган. Мәктәпне тамамлаганнан соң, 1957―1958 елларда Казакъстан ССР Компартиясенең Сарыагач райкомында секретарь-машинистка булып эшләгән.

Кинематографка очраклы рәвештә, студент чагында эләккән һәм экраннарга «Песня зовет» (Җыр чакыра) картинасы чыккач ук танылу алган.

1962 елда Абай исемендәге Казакъ дәүләт педагогика институты чит телләр факультетының инглиз бүлеген «инглиз теле укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлаган.

1995 елдан 2002 елга кадәр Г. Мөсрепов исемендәге Казакъ дәүләт академия яшь тамашачы сәхнәсендә уйнаган.

1960 елдан Ш. Айманов исемендәге киностудиясенең штаттагы актрисасы.

2019 елның 5 ноябрендә вафат булган. Алматының Кеңсай ире кабере янында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1990 ― Казакъстан ССРның атказанган артисты ― совет һәм Казакъстан кинематографы һәм милли театр сәнгатендәге казанышлары өчен 2012 ― «Казахфильм» киностудиясендә үз йолдызына ия булган 2002 ― Казакъстан Республикасының «Хезмәт казанышлары өчен» медале 2007 ― «Құрмет» ордены (Хөрмәт ордены) ― Казакъстан кинематографиясенә зур өлеш керткән өчен Иҗаты Фильмография

1961 — Песня зовёт — Айгуль 1961 — Сплав — Камиля 1962 — Мальчик мой! — Бибигуль 1963 — Меня зовут Кожа — укытучы Хадисах Майканова 1963 — И в шутку и всерьёз — Шолпан 1968 — Путешествие в детство — үги ана Кулимбала 1969 — У подножья Найзатас — Дина 1972 — Зима — не полевой сезон 1973 — Четвёрка по пению 1975 — Парус 1976 — Канабек 1976 — Третья сторона медали 1977 — Однажды и на всю жизнь 1978 — Клад чёрных гор — эпизод 1978 — Каныбек — эпизод

1979 — Боярышник — Дарига 1979 — Когда тебе 12 лет 1979 — Невеста для брата — Айша 1980 — Золотая осень 1981 — Три дня праздника 1982 — Я — ваш родственник — Айшаның әнисе 1985 — Сестра моя Люся — эпизод 1986 — Человек-олень 1987 — Сказка о прекрасной Айсулу 1988 — Идеальный пейзаж в пустыне 1990 — Повелитель тьмы 1994 — Слабое сердце 2008 — Поздняя любовь классика — Баш каһарман 2010 — Астана — любовь моя — Бану-аже

Гаиләсе Әтисе ― Мөхәммәдьяров Мәҗит Мөхәммәдьяр улы (1910―1996), элемтә идарәсенең почта башлыгы булып эшләгән. Әнисе ― Мөхәммәдьярова Миңсылу Якуп кызы (1918―1991), татар, сатучы булып эшләгән. Ире — 1964 елдан — Г. М. Мөсрепов (1902―1985), Казакъстанның халык язучысы, Казакъстан Язучылар берлеге рәисе, Социалистик Хезмәт Каһарманы. Беренче тапкыр очрашканда ире 60, үзе 23 яшьтә булган. Законлы никахта 8 ел яшәгәннәр. Балалары: кызлары Гәүһәр Габит кызы (1965), Гөлнар Габит кызы (1966).

Искәрмәләр

Сылтамалар Мухамедьярова Раиса Мажитовна

Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:ССРБ актрисалары Төркем:Казакъстан актрисалары Төркем:Казакъстан ССР атказанган артистлары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:«Құрмет» ордены кавалерлары Төркем:Казакъстанның «Хезмәт казанышлары өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Казакъ милли педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Әнисе татар, әтисе башка милләттән булган шәхесләр