Валериан Киргизин, Валериан (ВалерьянЧувашская газета Сувар в Телеграме) Николай улы Киргизин (; 1949 елның 5 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Октябрь районы, 3 съезд исемендәге авыл ― 2021 елның 15 августы, РФ, ТР, Болгар) ― рәссам, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Болгар шәһәре Балалар сәнгать мәктәбе һәм Тармак технологияләре техникумы укытучысы. Татарстанның Спас районы Чуаш милли-мәдәни үзәге советы әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле 1949 елның 5 октябрендә Татарстан АССР Октябрь (1997 елдан Норлат Посёлок имени III Съезда. Институт Татарской Энциклопедии) районы III Съезд исемендәге авылда туган. Аның гаиләсендә рәсем ясау таланты гаиләнең һәр әгъзасына диярлек күчкән. Мәсәлән, рәссамның икетуган абыйсы иконалар ясаучы була, алга таба рухани дәрәҗәсен алаМария Клещёва. Молодежный клуб «Болгарская молодежь» встретился с местным художником. «Новая жизнь», 19.04.2021. Беренче рәсемнәрен әтисенең документларының арткы ягына һәм кырыйларына, күз алдында торган теләсә нинди кәгазь кисәкләренә, катыргыларга ясаган. Рәсем ясарга аны туганы өйрәткәнВалериан Киргизин — художник и человек. Центр Льва Гумилёва, 10.09.2020.
Лениногорскида музыка-сәнгать педагогика училищесын (2011 елдан көллият) тәмамлаган. Валериан Николаевичның беренче укытучысы ― Василий ПавловХудожник Валерий Киргизин представил нурлатцам красоту природы Татарстана. Нурлатский муниципальный район, 11.01.2018. 1975 елда Чабаксарда И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика институтына (хәзер университет) укырга кергән. Әлеге югары уку йортының сәнгать-графика факультетын (Николай Овчинников классы) тәмамлагач, Татарстан АССРның Куйбышев (1991 елдан Болгар) шәһәрендә яшәгән һәм 30 елдан артык Болгар шәһәрендәге ике мәктәптә һәм 1967 елда ачылган сәнгать мәктәбендә (хәзер «Болгар балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль автоном өстәмә белем бирү оешмасы «Болгарская детская школа искусств» Спасского муниципального района Республики Татарстан) рәсем сәнгатеннән укыткан. 2010 елдан 2014 елга кадәр Спас тармак технологияләре техникумында «Спас тармак технологияләре техникумы» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе эшләгән. Укытучы буларак рәсем сәнгатен яратучыларның берничә буынын үстергән. Ул укучыларына рәсем сәнгатен төшендергән, аларның күңеленә табигатьне, төсне танып белү сәләтен салган, аларны бөек рәссамнарның шедеврлары белән таныштырган.
2021 елның 15 августында вафат булган15.08.2021.г ушел из жизни Киргизин Валериян. Подслушано город Болгар.
Иҗаты
Һөнәри рәссам иҗатына бик соңлап, лаеклы ялга чыккач килгән. Аңа татар мәдәнияте дә, чуаш мәдәнияте дә якын. Автор борынгы Болгар җиренең гүзәл табигатен төрле төсләрдә тасвирлый. «Валериан Николаевич Киргизин ― үз талантын вак-төяккә алмаштырмаган рәссам һәм тормыштан, табигатьтән, әйләнә-тирәдәге кешеләрдән өйрәнүче укучы булу сәләтен саклап калган кеше. Ул җитди авыруны җиңгән, берничә катлаулы операция кичергән, әмма кешеләргә шатлык һәм матурлык бүләк итү омтылышын саклап калганХудожник Валериан Киргизин. Выставочный зал «Манеж»».
Рәссамның әсәрләре Болгар музей-тыюлыгында, шулай ук шәхси коллекцияләрдә саклана. Аның пейзажлары, этюдлары һәм портретлары Америкада, Россиядә, Италиядә, Испаниядә, Франциядә музейларны, сәнгать сөючеләрнең шәхси галереяларын бизиВ Доме Дружбы народов Чувашии открылась выставка чувашского художника из Республики Татарстан Валериана Киргизина. Дом Дружбы народов Чувашии, 2020.
Күргәзмәләре Рәссамның исәбендә Ухта шәһәрендә (Коми), Казанда, Чабаксарда, Болгарда, Норлатта, Бөгелмәдә халыкара, бөтенроссия һәм республика дәрәҗәсендәге күпсанлы күргәзмәләр бар. Ухтада «Төньяк балкышы» (Северное сияние) шәхси күргәзмәсе тәмамлангач, Валериан Кргизин чараны оештыручыларга 70ләп эшен бүләк иткән. 2017 елның 9 июне ― Казанда Татарстан халыклары Дуслыгы йортында «Болгар киңлекләре» (Булгарские просторы) күргәзмәсе ачылган. Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры (2012―2023), ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов катнашканВ Доме Дружбы открылась выставка чувашского художника Валериана Киргизина. Информационный центр ДДнТ, 9.06.2017. 2018 елның 8 гыйнвары ― Норлат шәһәре Халыклар дуслыгы йортында «Вөҗдан һәм табигать белән килешеп» (В ладу с совестью и природой) күргәзмәсе ачылганВ Нурлатском Доме дружбы народов открылась новая художественная выставка. Татар-информ, 7.01.2028. Күргәзмәдә 50дән артык картина тәкъдим ителгән. Рәссам һәрберсенең язылу тарихын сөйләгән. 2020 елның 26 мае ― Казанның «Манеж» күргәзмәләр залында «Яңарыш» (Возрождение) күргәзмәсендә катнашкан. Күргәзмә республиканың архитектура һәйкәлләре һәм мәдәни үзәкләре объектлары турында сөйли В казанском выставочном зале «Манеж» открылась выставка «Возрождение». kzn.ru, 26.05.2020. 2020 елның 7 августы ― Чабаксарда Чуашстан Халыклар дуслыгы йортының күргәзмәләр залында «Прикосновение к истокам» (Чыганакларга кагылу) шәхси күргәзмәсе ачылган. Анда авторның майлы буяу белән рәсем сәнгатенең традицион техникасында язылган йөзгә якын нәфис картинасы тәкъдим ителгәнВыставка Валерияна Киргизина к 100-летию Татарстана и Чувашии. cultartmus.ru, 06.08.2020. 2024 елның 5 октябре ― Болгар музей-тыюлыгының Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Прикосновение к истокам» (Чыганакларга кагылу) күргәзмәсе. Күргәзмәдә рәссамның гаиләсе һәм дусларының шәхси коллекцияләреннән картиналар, шулай ук Болгар музей–тыюлыгы фондларыннан эшләр тәкъдим ителгән. Күргәзмәне ачуда Россия Федерациясенең Император православ Палестина Чуашстандагы бүлекчәсе рәисе Бассам Фатхи Аль Балауи чыгыш ясаган5 октября 2024 года. Открытие выставки «Прикосновение к истокам». Болгарский музей-заповедник, 5.10.2024. һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2020 ― Чуаш Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәте ― рәсем сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен У нашего земляка из Болгара открылась персональная выставка. «Новая жизнь», 9.08.2020
Искәрмәләр
Сылтамалар Художник Валериан Киргизин. Выставочный зал «Манеж» В Доме Дружбы народов Чувашии открылась выставка чувашского художника из Республики Татарстан Валериана Киргизина. Министерство культуры, по делам национальностей и архивного дела Чувашской Республики Открытие выставки картин Валериана Киргизина «Булгарские просторы». YouTube видео, 1:26
Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Чуаш рәссамнары Төркем:Лениногорск педагогика көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Чуаш дәүләт педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар