«Габделәхәт» мәчете () ― Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Ютазы районы мөхтәсибәте карамагында. Авылда 2нче, районда 14нче мәчетЭльза Кузнецова. В Ютазинском районе Татарстана открылась четырнадцатая мечеть. Татар-информ, 5.10.2024.
Тарих 1859 елда авылда 3 мәчет булган, XX гасыр башында 5 мәчет һәм өченче Җәмигъ мәчете каршында «Гобәйдия» мәдрәсәсе эшләгән Байряка. Tatarica Онлайн-энциклопедиясе Байряка: быль, которая краше вымысла. «Татарстан», 14.03.2018.
Яңа мәчет төзелеше 2019 елның 17 июнендә, беренче нигез ташын салу тантанасыннан башланган һәм биш елдан артык дәвам иткәнИльмира Галиева. В селе Байряка заложен камень в основание новой мечети. yutazy.ru, 18.06.2019В Ютазинском районе Татарстана открыли четырнадцатую мечеть. Новости Татарстана, 6.10.2024. Яңа мәчет бинасы 1810 елда төзелеп, 95 ел элек (1929 елда) эшчәнлеген туктаткан, бинасы сакланмаган ике катлы таш мәчет урынында төзелгәнЮтазы районында ундүртенче мәчет ачылды. Мәдәни Җомга, 7.10.2024.
Проектны гамәлгә ашыруда «АгроМир» ҖЧҖ җитәкчесе Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сирин Әхәт улы Галиев (1949 елгы) аеруча зур роль уйнаганХранитель родного села. республика21век.рф, 27.05.2022.
2024 елның 1 августында яңа мәчеткә манара күтәрү В мечети села Байряка торжественно установили минарет, 2024 елның 5 октябрендә мәчетне ачу тантаналары булган. Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин, «АгроМир» ҖЧҖ җитәкчесе, мәчет төзү инициаторы Сирин Галиев, шулай ук дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, район аксакаллары, ТР МДН Көньяк-Көнчыгыш казыят мөхтәсибләре һәм авыл халкы катнашкан.
Яңа мәчеткә мәчет төзү инициаторы Сирин Галиевның әтисе ― Бөек Ватан сугышы ветераны, гомер буе туган авылы Бәйрәкәдә умартачы булып эшләгән Әхәт (Габделәхәт) исеме бирелгәнЮлия Давлетбаева. Выдающийся сын Ютазинской земли Сирин Ахатович Галиев отмечает сегодня своё 75-летие. «Ютазинская новь», 4.10.2024.
Тасвирлама Кирпечтән салынган өч катлы мәчетнең ике уку сыйныфы, хезмәткәрләр өчен бүлмә, исем кушу һәм никах мәҗлесләре, шулай ук Рамазан аенда ифтарлар үткәреләчәк ашханә, беренче катта ир-атлар өчен 120 кеше сыйдырышлы намаз залы, шулай ук имам өчен бүлмә урнашкан. Икенче катта хатын-кызларга намаз уку өчен балкон бүленгән. Хатын-кызларга аерым керү урыны каралган. Мәчетнең гомуми мәйданы 290 квадрат метр тәшкил итә. Газ белән җылылытыла.
Мәчет территориясен декоратив элементлар белән бизәлгән койма әйләндереп алган. Территориядә газон үләне чәчелгән, тротуар җәелгән, җиһазландырылган парковка каралган. Мәчет янында балалар өчен мәйданчык һәм заманча спорт комплексы барВ Ютазинском районе открыли новую мечеть. Вести Татарстан, 6.10.2024.
Мәчетнең имам-хатыйбы ― Рөстәм хәзрәт Вахитов.
Искәрмәләр
Сылтамалар В Ютазинском мухтасибате открылась мечеть «Габделәхәт». Сайт ДУМ РТ, 5.09.2024 Юлия Давлетбаева. В Ютазинском районе открылась четырнадцатая мечеть. «Ютазинская новь», 5.10.2024.
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2024 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Ютазы районы мәчетләре