Роберт Стритер (инг.: Robert Streater; 1621 — 1679)Robert Streater — Карл II-нең инглиз сарай яны рәссамы һәм гравёры. Пейзажлар, натюрмортлар, портретлар ясаган.

Тәрҗемәи хәле

Лондонның Ковент-Гарден районында 1621 елда (башка бирелгән мәгълүмат буенча 1624 елда) рәссам гаиләсендә туган. Роберт хезмәт сөючән яшүсмер булган һәм замандашлары тарафыннан югары бәяләнеп сәнгатькә югары нәтиҗәгә ирешкән. Эшләрендә ул Италия нәфис сәнгатенең барокко стилендә эшләгән. Аның күренекле эшләрнең берсе - Оксфордта архитектор Кристофер Рен проектлаган Шелдон театрының росписе. Башка бизәү эшләрен дә эшләгән, хосусан Оксфордта Барлык Җаннар колледжында кәшәнә стеналарын һәм Лондонда Уайтхолл сараеның түшәмнәрен буяган. Роберт Стритер Франциядән аның бөерләрдә ташлардан дәвалау өчен махсус табиплар чакырган Карл II-нең сарай яны рәссамы булган. Рәссам 1679 елда үлгән һәм корольнең сарай яны живописецы постында аны улы Роберт Стритер-кечесе (инг.: Robert Streater Jr.) алыштырган. Аның өйрәнчеге булып рәссам Генри Андертон тора.

Искәрмәләр

Сылтамалар Robert Streater

Төркем:Рәссамнар