Миләүшә Хәбетдинова, Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинова (Милеуша Мухаметзяновна Хабутдинова; 1972 елның 21 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Лубян) ― әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты (1999), Казан (Идел буе) федераль университеты федераль дәүләт автоном югары белем бирү мәгариф учреждениесе Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты (2010 елдан), «Филология һәм мәдәният», «Tatarica» журналлары редакциясе әйдәүче мөхәррире, Татарстан Республикасының атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2024).
Тәрҗемәи хәле 1972 елның 21 мартында туган. Кукмара районы Лубян шәһәр тибындагы бистәсе (2002 елдан авыл) урта мәктәбен тәмамлаган (1989)Милеуша Хабутдинова Вконтакте.
Казан дәүләт педагогия институтының рус филологиясе факультетын «рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлаган (1993). Ф. М. Достовевский иҗаты буенча диплом эше яклаган, кафедрада калдырылган, татар әдәбияты кафедрасына күчеп, татар әдәбияты буенча аспирантурага кергәнРәмис Латыйпов. Миләүшә Хәбетдинова: «Безнең әдәбиятны нәрсә бетерә? Тәнкыйть фикерен әйтсәң - сине яратмый башлыйлар». Интертат, 19.03.2018.
1999 елда Казан дәүләт университетында «Һади Такташ иҗатында шәхес проблемасы» () темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаганПроблема личности в творчестве Хади Такташа : диссертация. Search RSL.
Мәктәптә рус теле укытучысы, балалар коллективларын оештыручы, югары уку йортында – билингва укытучы булып эшләгән.
2007 елга кадәр үзен укыту эшендә дә сынап карый ― декан урынбасары була, тәрбия эшендә дә сынап карый ― социаль-тәрбия мәсьәләләре буенча директор урынбасары була, фәнни эш өлкәсендә дә сынап карый ― педуниверситетның фәнни идарәсе башлыгы була. Параллель рәвештә сәләтле балалар белән эшләү системасында эшләгән. 2007 елда Социаль-тәрбия мәсьәләләре буенча проректор урынбасары булган Хабутдинова Милеуша Мухаметзяновна. Казанский (Приволжский) федеральный университет.
2010 елдан КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты.
КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни-белем бирү үзәге өлкән фәнни хезмәткәре.
КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Филология һәм мәдәният» һәм «Tatarica» журналлары редакциясенең әйдәүче мөхәррире.
Тәнкыйтьче буларак, татар театрларында куелган премьераларга үз бәясен биреп, мәкаләләрен «Сәхнә» журналында, Интертат интернет-порталында һ.б. урнаштырып бараХабутдинова Милеуша Мухаметзяновна. Результативность работы. Статьи. КФУ.
Фәнни кызыксынулар өлкәсе Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты) Әдәбият теориясе. Текстология.
2010 елдан башлап, Аяз Гыйләҗев һәм Нәкый ИсәнбәтЗилә Мөбәрәкшина. Фәнзилә Җәүһәрова: Миләүшә Хәбетдинова халкыбызга Нәкый Исәнбәт архивын кайтара. Татар-информ, 5.01.2025 архивларын фәнни әйләнешкә керткән. Аяз Гыйләҗевның (1928―2002) кулъязма һәм басма иҗатын текстологик өйрәнгән. Аның тарафыннан язучының 1950―1970 елларда иҗат ителгән матур әдәбият текстларының көнкүреш тарихы ачыклана, язучының библиографиясе системалаштырыла һәм төгәлләштерелә. Язучының 6 томлык «Сайланма әсәрләре»нең өч томы әзерләнеп басылып чыккан: 2013 ел, 1нче том. ― Автобиографик эссе, юл язмалары, роман-истәлекләр, хатлар. 2014 ел, 2нче том. ― Хикәяләр, повестьлар, шигырьләр, пьесалар, әдәби-тәнкыйди мәкаләләр, хатлар. 2015 ел, 3нче том. ― Повесть, хикәяләр, пьесалар, әдәби-тәнкыйди мәкаләләр, хатларХабутдинова Милеуша Мухаметзяновна. Показатели продуктивности. Персональная страница сотрудника КФУ.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2018 ― ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе 2022 ― «РФ мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» 2024 ― Татарстан Республикасының атказанган югары мәктәп хезмәткәре Хабутдинова Милеуша Мухаметзяновна. Награды, почетные звания. КФУ..
Шәхси тормышы Кияүдә. Ире Айдар Юрьевич Хәбетдинов (1972 елгы), тарихчы, ислам белгече, профессор. 1998 елда өйләнешкәннәр Светлана Сагитова Милеуша Хабутдинова: «Моя главная цель - продвижение татарской культуры в мире». Лига женщин КФУ, 15.04.2022. Өлкән уллары Арслан (2000 елгы)Арслан Хабутдинов Вконтакте, Казанда «Сәләтле бала» үзәген (2018), Мәскәүдә МФТИ гамәли математика һәм информатика физтех- мәктәбен тәмамлаган, Яндекста эшлиХабутдинов Арслан Айдарович. kazan-math.info, кече уллары Кәрим 131нче лицейда укый.
Кызыклы факт 2022 елда Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов отставкага китәргә карар иткәчГлава Актанышского района Татарстана подал в отставку. МК Казань, 16.06.2022, Миләүшә Хәбетдинова Актаныш район Советы депутатларына ачык хат язып, муниципалитет башлыгының отставкасын расламауларын сорап мөрәҗәгать иткәнМилеуша Хабутдинова просит актанышских депутатов не утверждать отставку Энгеля Фаттахова. МК Казань, 15.06.2022.
Искәрмәләр
Сылтамалар Хабутдинова Милеуша Мухаметзяновна. Казанский (Приволжский) федеральный университет. Миләүшә Хәбетдинова белән интервью. YouTube видео, 1:09:36 Миләүшә Хәбетдинова. Ком сәгате, 20.12.2020. YouTube видео, 51:27
Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Шәхесләр:Казан университеты Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Аяз Гыйләҗев Төркем:Татарстанның атказанган югары мәктәп хезмәткәрләре Төркем:«Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр