Илгизәр Гыйлфанов, Илгизәр Хаҗи улы Гыйлфанов Бер юбилей уңаеннан. Гыйлфанов Илгизәр Хаҗи улы. Апас туган якны өйрәнү музее (Ильгизар Хазиевич Гильфанов; 1939 елның 13 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Ябалак) ― мәгариф эшлеклесе, укытучы, мәктәп директоры, 1977―2000 елларда Апас районының мәгариф бүлеге мөдире. Россия Федерациясенең (1999) һәм Татарстанның атказанган укытучысы.

Тәрҗемәи хәле 1939 елның 13 августында Татарстан АССР Апас районы Ябалак авылында туган. Әнисе ― Наһар. Әтисе ― Хаҗи, 1939 елда армиягә алынган, Совет-фин сугышында (1939—1940), Бөек Ватан сугышында катнашкан, Ржев шәһәре янында һәлак булган.

Югары белемле: 1960 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаганФәнзия Нуруллина. Апаста яшәүче Гыйлфанов Илгизәр Хаҗи улы 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Апастово-информ, 13.08.2019. Югары уку йортында белем алганда, 1957―1958 елларда республика югары уку йортлары студентларының жәйге хезмәт отряды составында Казакъстан далаларында иген үстерүдә катнашкан һәм «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» белән бүләкләнгән.

Хезмәт юлы Хезмәт эшчәнлеген Апас районы Борнаш мәктәбендә математика укытучысы булып башлаган Гыйлфанов Илгизәр Хаҗи улы / Шәхесләребез. Рамис Ногманов Вконтакте, 11.08.2022.

1962―1964 елларда армиядә хәрби хезмәттә булган.

1964―1977 елларда ― Апас районы Урта Балтай, Олы Бакырчы авыл мәктәпләрендә физика укытучысы, мәктәп директоры.

1977―2000 елларда ― Татарстан АССР Апас районының мәгариф бүлеге (1991 елдан Татарстан Республикасы Апас районы хакимиятенең мәгариф бүлеге) мөдиреГильфанов Ильгизар Хазиевич. Награды России, 10.09.1999. Аның җитәкчелегендә районда 14 яңа мәктәп корылган, җиһазлар белән тәэмин ителгән. Апас туган якны өйрәнү музеена мәгариф булеге тарихы, күренекле мөгаллимнәр, җәмәгать эшлеклеләрен яктырткан альбом-китап эшләп китергәнРәмис Ногманов. Апас туган якны өйрәнү музее экспонатларга бай. Апас муниципаль районы, 17.05.2017.

Венгрия, Төркия, Испания, Андорра, Болгариядә сәяхәттә булган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган укытучысы «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе 1999 – Россия Федерациясенең атказанган укытучысы ― һөнәри-техник белем бирү өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Указ Президента РФ № 1215 от 10.09.1999 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» «Хезмәт ветераны» медале Апас районының Мактаулы гражданины 2024 – күкрәк билгесеЗаслуженный учитель Республики Татарстан и Российской Федерации Ильгизар Хазиевич Гильфанов награжден нагрудным знаком «Почетный наставник». «Йолдыз», 30.08.2024

Шәхси тормышы

1966 елда өйләнгән. Хатыны Гөлнур Гыйлфанова (1941 елда Буа районының Исәк авылында туган), математика укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы. Гаиләдә өч бала үскән: уллары Рим Гыйлфанов (Кәрим Камал, 1967), КДУ тәмамлаган журналист, 2006 елданРим Гыйлфанов: «Азатлык радиосы» язмышын АКШ Конгрессы хәл итәчәк. Татар-информ, 20.03.2019 Азатлык радиосы татар-башкорт редакциясе җитәкчесе (Прага); кызлары Гүзәл, ГөлназЛандыш Гайнуллина. Үз һөнәренә тугры калган үрнәк гаилә. Апастово-информ, 16.09.2021.

Кызыклы факт Апас районы мөгаллимнәренең август киңәшмәсендә, киңәшмә башланыр алдыннан, әлеге чарага кунак булып чакырылган лаеклы ялдагы мөгаллим Гыйльфанов Илгизәр Хаҗи улы ишектән килеп керүгә, зал бердәм булып торып баса һәм алкышка күмә. Бөтен гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган, 24 ел буе район мәгариф бүлеген җитәкләгән, мәгариф өлкәсендә талантлы һәм зирәк җитәкче булып танылган Илгизәр Хаҗи улын шулай олылый якташларыСәвия Тимершина. Матур кеше. «Гаилә һәм мәктәп», 03.08.2019.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Сәвия Тимершина. Матур кеше. «Гаилә һәм мәктәп», 03.08.2019.

Сылтамалар Бер юбилей уңаеннан. Гыйлфанов Илгизәр Хаҗи улы. Апас туган якны өйрәнү музее

Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар Төркем:Татарстанның атказанган укытучылары Төркем:Россия Федерациясенең атказанган укытучылары Төркем:«Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Апас районының мактаулы гражданнары