Шамил Садыйков, Шамил Мөхәммәт улы Садыйков (Шамиль Мухаметович Садыков; 1977 елның 27 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Шәле) ― журналист һәм медиаменеджер, «Татмедиа» АҖ генераль директоры (2019 елның 12 декабреннән). Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре (2013).

Тәрҗемәи хәле 1977 елның 27 октябрендә Татарстан АССР Питрәч районы Шәле авылында туган. Бабасы Хәмит Сабит улы Садыйков (1909―1942) Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1942 елның 4 гыйнварында госпитальдә яралардан вафат булганЭльза Кузнецова. Шамиль Садыков о дедах-фронтовиках: «Гордимся нашими героями всей семьей». Татар-информ, 6.05.2024. Әтисе Мөхәммәт Хәмит улы Садыйков ― шагыйрь, журналист, тарих укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигыЛәйлә Хәйруллина. Ул чын Укытучы. Зур хәрефтән Укытучы!. tatar-islam.com, 19.06.2023. Әнисе Элиза (Мәрьямбикә) Сәрдәр кызы (Актаныш районы Теләкәй авылыннанИмамов Сәрдәр Имам улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 355нче бит), Шәле урта мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшләгән, хәзер «Гайнетдин» мәдрәсәсендә өлкән абыстай. Шамил мәктәптә Альберт Яхинда укыган. Әтисенең сүзен тыңлап, журналистика факультетын сайлаганЛилия Мәхмүтова. «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков: «Укып кына журналист булып булмый». Интертат, 3.01.2024.

В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар журналистикасы факультетын «Журналистика» белгечлеге буенча тәмамлаган (2000). Ярты ел «Татарстан яшьләре» газетасында, аннары «Татарстан» ДТРКда практика үткән.

Хезмәт эшчәнлеге 1997―2000 елларда ― Казанның «Эфир» телекомпаниясе хәбәрчесе, Яңалыклар хезмәте мөхәррире.

2000―2000 елларда ― «Татарстан» ДТРК «Җиһан» баш редакциясе мөхәррире.

2000―2007 елларда ― «Казан» телерадиокомпаниясе баш мөхәррире.

2007 елда ― «Инвестнефтехим» ҖЧҖ мәгълүмат-аналитика бүлеге хәбәрчесе.

2007―2008 елларда ― Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының ММЧ һәм җәмәгатьчелек белән элемтә секретариаты мөдире.

2008―2013 елларда ― «Эфир» ҖЧҖ телевизион яңалыклар хезмәте директоры.

2013―2014 елларда ― Яр Чаллы шәһәрендә ТНТ Эфир телекомпаниясе директорыЖурналистами не рождаются. Журналистами становятся. Набережночелнинский институт КФУ, 11.09.2013, «Фортуна-ТВ» ҖЧҖ башкарма директорыГенеральный директор Садыков Шамиль Мухаметович. АО «ТАТМЕДИА».

2015 елда ― «Эфир» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары.

2015―2016 елларда ― « «Казан» ҖЧҖ (хуҗасы Равил Җиһаншин) матбугат хезмәте җитәкчесеЮлия Красникова, Максим Матвеев, Гуландам Зарипова. Аудиторов Счетной палаты заинтересовали высокие цены по госконтракту ПСО «Казань». «Реальное время», 23.07.2015.

2016―2019 елларда ― «Татмедиа» АҖнең «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы филиалы генераль директоры. 2018 ел нәтиҗәләре буенча агентлык «Медиалогия» компаниясе әзерләгән Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары медиарейтингында 1нче урынны алган Шамиль Садыков представлен коллективу АО «Татмедиа» в качестве генерального директора. Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям, 12.12.2019.

2019 елның 12 декабреннән ― «Татмедиа» АҖ генераль директорыНовым гендиректором АО «Татмедиа» стал Шамиль Садыков. Татцентр.ру, 13.12.2019Татьяна Вафина. Медиаторт от Шамиля Садыкова. protatarstan.ru, 1.10.2022.

2020 елдан ― Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Югары милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы өлкән укытучысы Садыков Шамиль Мухаметович. Персональная страница сотрудника КФУ. «Заманча матбугат хезмәте» () фәненннән укыта Рифат Каюмов. Как КФУ и «Татмедиа» готовят национальные кадры: репортаж с первого зачета первокурсников. Сайт КФУ, 18.01.2022.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2011 ― Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты 2013 ― Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре 2019 ― Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Рәхмәте 2021 ― Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатыСадыков Шамиль Мухаметович. Татцентр.ру һ.б.

Шәхси тормышы Гаиләле, өч бала тәрбиялиЛеонид Толчинский: «Татар-информ» было абсолютно убогим агентством, где был один компьютер». «Реальное время», 26.04.2016. Хатыны Актаныш районыннан. Улы Данил, журналист (АиФ), КФУ гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы аспирантурасында укый (фәнни җитәкчесе фән докторы профессор Рәдиф ҖамалетдиновСадыков Данил Шамилевич. Персональная страница аспиранта КФУ. 2024 елда хаҗга барганЭльза Кузнецова. Все хаджии из Татарстана приехали в долину Арафат. Татар-информ, 15.06.2024. Искәрмәләр

Сылтамалар Генеральный директор Садыков Шамиль Мухаметович. АО «ТАТМЕДИА» Садыков Шамиль Мухаметович. «Реальное время» Эльза Кузнецова. Шамиль Садыков: «В медиапространстве – тотальная победа интернета над всем остальным». Татар-информ, 13.01.2024.

Моны да карагыз Татмедиа Татар-информ

Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре